Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең октябрь санында: татар теленең киләчәге, «Авыл укытучысы-2017» бәйгесенә йомгак, юбилейлар

105 еллык тарихы булган «Мәгариф» журналы үзенең битләрендә һәм үз канаты астында чыга торган «Мәгариф. Татар теле» журналында татар телен укыту, аның методикасын камилләштерү турында даими язып тора....

105 еллык тарихы булган «Мәгариф» журналы үзенең битләрендә һәм үз канаты астында чыга торган «Мәгариф. Татар теле» журналында татар телен укыту, аның методикасын камилләштерү турында даими язып тора.  Чираттагы октябрь саны да бу теманы читләтеп үтмәде. Алай гына да түгел, татар теле һәм әдәбиятын укытуга кагылышлы дәрес эшкәртмәләреннән тыш, тел мәсьәләсендә килеп туган вазгыятьне истә тотып, күренекле язучылар, укытучылар, сәясәтчеләр, ата-аналар фикерен үз эченә алган аналитик язма урын алды.обл_октябрь


Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгарифне үстерү институты  белән берлектә «Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы - 2017» конкурсының йомгаклау этабы турындагы сәхифәне (җиңүчеләр исемлеге, эксперт фикере, иң яхшы дәрес) журнал абүнәчеләре шулай ук кызыксынып укыр.


«Мәгариф» журналының октябрь саны юбилейларга багышланган язмаларга бик бай. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә 10, Әгерҗе район мәгариф идарәсенә - 90, Празат Исәнбәткә 90, Казанның 1 нче татар гимназиясенә - 100, «Мәгариф» журналына - 105 еллык истәлекле даталарга кагылышлы тирән эчтәлекле, төрле жанрдагы материаллар урын алган.


Бу санда шулай ук мөгаллим һәм тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган язмалары урын ала. Казан балалар  бакчалары хезмәткәрләренең алдынгы эш тәҗрибәсе күрсәтелә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ