Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары хезмәткәрләре Арча укытучылары белән очрашты

Казан арты милли мәгариф үзәге булган Арчанын алтынчы мәктәбендә технология укытучыларының семинары узды. Элеге мәктәптә укучыларның осталыкларын үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Малайл...

Казан арты милли мәгариф үзәге булган Арчанын алтынчы мәктәбендә технология укытучыларының семинары узды. Элеге мәктәптә укучыларның осталыкларын үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Малайлар, кызлар өчен махсус кабинетлар жиhазландырылган.


Килгән кунаклар «Оста куллар« күргәзмәне, батикка сәнгать бизәге төшерү, UNIMAT-1 кыру станогында эшләү буенча ачык дәрес карады. Шулай да оста куллыларның күңеленә иң хуш килгән чара актлар залында булды. Биредэ мәктәп укучылары катнашында «Ин кадерле нәрсә — ипи» дип аталган чара узды. Анда игенче, икмәк пешерүчеләргә дан җырланды. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Муллагалиева әйтүенчә, мондый чараларда катнашу балаларга һөнәр сайлауда ярдәм итә, җир йөзендәге һөнәрләрнең төрлелеген күрсәтә.54B999B1-8DB1-435A-A7B1-BEAE6340458D


Кунаклар да күчтәнәчсез килмәгән. Ташкичу мәктәбенең технология укытучысы Рөстәм Камалиев Junior Skills бәйгесендә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты,  Арчаның 1 нче  мәктәбе укытучысы Фәния Маликова hәм 5 нче гимназия мөгаллимәсе Ләйлә Ибраhимова  технология дәресләрен ФДББС кысаларында укыту шартлары һәм тәҗрибәсе хакында сөйләде. 60DCB2D1-63D3-42DE-94BD-5B14FF1A14A3


Киләчәктә үз тәҗрибәләрен безнең журналлар аша хезмәттәшләре белән дә уртаклашырга килештеләр.  20180321_120732 (1)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ