Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп директоры

Авыл мәктәпләрен гадәттә гади укытучылар җитәкли. Ә менә Биектау районының Мәмдәл гомумбелем бирү мәктәбендә директор булып педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәгариф һәм фән эшлекл...

Авыл мәктәпләрен гадәттә гади укытучылар җитәкли. Ә менә Биектау районының Мәмдәл гомумбелем бирү мәктәбендә директор булып педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәгариф һәм фән эшлеклесе Фәридә Габдулла кызы Газизова эшли. Авыл халкы өчен дә башта сәеррәк булып тоелган ул. Урманнар, болыннар артына сыенган авыл мәктәбендә чып-чын фән кешесе, «теп-тере» галимә эшләп йөрсен әле. Андыйлар университетларда, институтларда, академияләрдә генә укыта бит гадәттә.


image003


Кайту


Авыл халкы гынамы? Казан федераль университеты доценты Фәридә Габдулла кызының үзенең дә чал Казанын, фән дөньясын ташлап, мәктәпкә эшкә китәрмен дигән уй башына да кереп карамый хәтта.


...2013 елның язы. Фәридә ханымның, дулкынлана-дулкынлана, докторлык диссертациясен  тәмамлап  йөргән  чагы.  Аның  күпчелек  фәнни  хезмәтләре авыл мәктәпләрендә укучы мәктәп балаларына милли тәрбия, аң-белемне халкыбызның борынгы йолалары белән бәйләп бирүгә, аларга мәктәп кысаларында чагында ук тормыш итәргә яраклы һөнәр сайлар өчен юнәлеш бирүгә багышланган була. Әнә шул 2013 елның язында аның янына якташы, Биектау районындагы Мәмдәл-Юртыш авылларын берләштергән Фиркать Җәүдәт улы Вахитов (драматург Хәй Вахитның туганы) килеп чыга. «Хәерлегә генә йөрсә ярар иде», – дип уйлый Фәридә ханым. Ул бу җитәкченең ни уйласа да, нинди генә эшкә керешсә дә, зурдан кубып тотынуын, тотынса, ахырга кадәр ерып чыгуын бик яхшы белә. Сүзне эшкә бәйләп дөнья сөрүче көчле нәселдән ул Вахитов. Хезмәттә уңай нәтиҗә белән эшләргә, заманга хас яңа алымнар белән уңыш казанырга күнеккән хуҗалык җитәкчесен игътибар белән тыңлый Фәридә ханым. «Фәридә ханым, Сезнең фәнни хезмәтләрегезне укып барам, – ди якташы. – Сез гасырга бер туа торган могҗиза бит, аңлыйсызмы шуны? Казанда әрәм булып ятасыз. Кайтыгыз авылга...» Фәридә сискәнеп китә: «Нәрсә сөйли бу егет? Моңа кадәр Казанда беркемнең дә югалганы юк, киресенчә, Казан бик күпләрне күтәрде, кеше итте. Аның да Казанда үзе салган сукмагы бар».


Әңгәмә бик озакка сузыла. Тора-бара кызып-кызып бәхәсләшәләр, әйткәләшеп тә алалар. Озакка сузылган сөйләшү көн сүрелгәч кенә тәмамлана. Бер айдан соң Фәридә ханым туган ягына кайтып төшә.


Сүз


Ике ел элек кенә мәктәпкә Хәй Вахит исеме бирелгән. Менә мин мәктәп директоры кабинетында Фәридә Габдулла кызы Газизова каршында утырам.


– Фәридә ханым, теге чакта директор Фиркать Вахитов Сезгә Казанны, яраткан эшегезне калдырып кайтырлык нинди сүз әйтте ул?


– Бер уйлаганда бик гади сүзләр иде ул... «Җир шарының шушы сөйкемле сөяген, Озынбы күле буйларын, Дәрван Куышларын гөлбакча итәсем килә», – диде. Минем килмиме? Мәмдәл, Юртыш – минем дә туган ягым бит. «Әгәр без янмасак, моны кем эшләр?» – диде ул. Фиркать изге күңелле егет. Әмма кемнең туган җирен гөл итәсе килми? Сезнеңме, Гайнетдиннең, Сәйфетдиннеңме? Теге чакта без Фиркать белән әнә шул хакта бәхәсләшкән идек. Ул минем фәнни-гамәли проектларымны белә һәм аларны шушында, Мәмдәл җирендә, тормышка ашырасы килә иде.


– Ниятләрегез белән журнал укучыларны да таныштырып китмәссезме?


– Без фәннең ташкын булып үсеш кичергән тизлек заманында яшибез. Алар янәшәсендә гореф-гадәт, йола кебек сүзләр ничектер ят та кебек тоела. Әмма нәкъ менә шушы төшенчәләр эченә кешенең эчке матурлыгы яшеренгән. Туган илне, әти-әнине ярату, хезмәтне сөю, өлкәннәрне хөрмәт итү кебек изге хисләр нәкъ менә шушы борынгы йолаларыбызны башкарганда өскә калкып чыга. Нигә соң әхлак тәрбиясе дәресләрендә балалар белән шушы хакта сөйләшмәскә? Аларга тәмле сүз белән онытыла барган бәйрәмнәребезнең серен   ачмаска? Балалар 7-11 яшьлек чагында тыңлап утыручан, ишеткәнен күңеленә сеңдерүчән була. Тора-бара аларның үзләре катнашында Каен, Чәчәк, Җиләк бәйрәмнәре кебек тамашалар үткәрергә мөмкин. Балалар үсә барган саен, бәйрәмнәрнең «яше» дә үзгәрә – Нәүрүз, Нардуган, Сабан туе, Җыен бәйрәм ителә... Аннары Укытучылар көне, Урманчылар көне, Гает көне, Әниләр көне, Авыл хезмәтчәннәре  көне  үткәрелә.  Шулай итеп, төрле яшьтәге балаларны бәйләп торучы рухи чылбыр барлыкка килә. Укучы зиһене тормышны күзалларлык  уңай эмоция, сыйфатлы  уй-фикер  белән  тула.  Нәтиҗәсе күз алдында – мәктәптә икмәкнең кайсы «агачта» үскәнен сабый чагыннан аңлаган, хезмәт сөюче балалар үсә. Менә шулай эшлибез.


– Фәридә ханым, нәрсә мөһимрәк – сыйфатлы белемме яки сыйфатлы фикерме?


– Алар – гыйлемнең ике канаты. Тормышта фикерле кешенең белеме файдалырак. Башлаган эшебезнең нигезендә дә төпле фикер ята – авылның киләчәге мәктәптә. Проектымның икенче өлеше нәкъ менә туган җирне, хезмәтне кечкенәдән яратып үскән өлкән сыйныф укучыларыннан булачак фермерлар әзерләү белән бәйле дә инде.


image008image006


Эш


– 2013 елның ноябрендә үзебезнең Мәмдәл мәктәбе базасында укучыларның фәнни һәм иҗат эшләре буенча «Мин авылны сайлыйм» исемле IV Республика конкурсы уздырдык, – дип искә ала Фәридә ханым. Анда республика мәктәпләреннән йөзгә  якын  9–11 нче сыйныф укучылары катнашты.  Ул биш секциягә бүленеп эшләде. Алар арасында авыл туризмын, кунакханә  бизнесын  оештыру, җәнлек асрау, кошчылык, умартачылык, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк  үстерү  кебек  күңелне үсендерә торган яңа номинацияләр дә бар иде. Авылда туризм, кунакханә бизнесы дигән төшенчәләрнең моңа кадәр гомумән колакка ишетелгәне булмады. Яшь кешегә киләчәктә яңа  офыклар ача түгелме соң алар? Укучыларга Казан дәүләт ветеринария медицинасы  академиясе, Казан дәүләт аграр университеты галимнәре, Татарстан умартачылык идарәсе белгечләре лекцияләр укыды. Безнең максатыбыз да авыл һөнәрләрен    популярлаштыру    белән бергә тарихыбызны, борынгы гореф-гадәтләребезне белгән, туган җиребезне  ихлас  яраткан  талантлы укучыларыбызны барлаудан гыйбарәт  иде. 2014, 2015  елларда шул ук Мәмдәл мәктәбе базасында республиканың 9–11 нче сыйныф укучылыры катнашында куян асраучылар, умартачылар бәйгесе үткәрелде.


– Сез, Фәридә ханым, гел хәрәкәттә, күз тимәсен, – дим әңгәмәдәшемә. – Әле өегездә дә тик тормыйсыз дип ишеттем. Умарта тотасыз, терлек асрыйсыз икән.


– Хезмәт кешене яшәргә рухландыра. Бөтен эштә төп таянычым – ирем Ренат. Улларым Руслан белән Равил, киленнәрем, кызым Сәрия булыша. Шәхси ярдәмче хуҗалыгыбызда 80 гә якын умартабыз, 4 сыерыбыз, 50  ләп  тавыгыбыз  бар. Ял көннәрендә Васильево бистәсенә сөт, май, каймак, эремчек, бал, тавык ите алып барам. Анда мине көтеп алган сатып алучыларым бар.


Саубуллашып юлга кузгалам. Күңелне җиңел, якты уйлар биләп ала. Әйе, бер шәхеснең эше хәтта вакыт агышын да борып җибәрергә мөмкин. Яши белгән кешегә авылда мөмкинлекләр бар. Башың эшләсен дә, кулың тик тормасын. Хакыйкать шул – авылның киләчәген уңышлы кешеләр генә төзи ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ