Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә – «Фән бәйрәме»

Бездәге бәйрәмнәр белән берәүне дә шаккаттыра алмыйсың хәзер.  Арада ниндиләре генә юк! Ә менә Балтач районының Норма урта мәктәбенең бары үзләренә генә хас бәйрәмнәре бар: «Фән бәйрәме» ул! Мәктәпләр...

Бездәге бәйрәмнәр белән берәүне дә шаккаттыра алмыйсың хәзер.  Арада ниндиләре генә юк! Ә менә Балтач районының Норма урта мәктәбенең бары үзләренә генә хас бәйрәмнәре бар: «Фән бәйрәме» ул!



SONY DSC

 Мәктәпләре үк үзгә шул: электрон белем бирүдә район күләмендә мәктәп-үзәк санала. Икенчедән... Хәзер республикабыздагы күпчелек авыл мәктәпләрендә (хәтта урта мәктәп статусы булганнарында да) укучылар саны 70–80 баладан артмый. Ә Норма мәктәбендә бу уку елында 321 укучы белем ала. Укытучылары гына дүрт дистәдән артык. Хәтта «А», «Б» дип йөртелүче аерым сыйныфлары да бар. Өченчедән, быел көзен Норма мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтәргә җыена. Заманында профильле укытуга күчү буенча республикабыз күләмендә эксперимент уздыруда нәкъ менә Норма урта мәктәбе әйдаман булды.


Белемгә омтылган, гуманитар, төгәл һәм табигать фәннәре белән кече яшьтән үк кызыксынган укучылар гыйлем эсти бу мәктәптә. Моңа үзләрендә үк 2009 елдан бирле тарих  һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлсинә Рәшит кызы Зәкиева җитәкчелегендә укучыларның «Интеллект» дигән фәнни җәмгыятенең эшләп килүе дә зур этәргеч ясый торгандыр, мөгаен. Әлеге җәмгыятьнең үз  уставы, планы бар. Бу уку елында анда 41 бала фән серләрен үзләштерә, һәркайсы үзе кызыксынган өлкәдә фәнни-тикшеренү эше алып бара. Ә ел саен иң яхшылары мәктәп күләмендә узучы «Интелектуал» фәнни-гамәли конференцияләрендә үз эзләнү-табышлары белән уртаклаша. Быелгысы бигрәк тә колачлы узды. Беренчедән, ул мәктәптәге «Физика атналыгы» кысаларында үтте. Икенчедән, әлеге конференциягә күрше-тирәдәге Балтач, Салавыч, Смәел, Арбор, Урта Көшкәт  мәктәпләренең дә техник иҗатка һәвәс укучыларын һәм аларның физика укытучыларын  кунак итеп дәште алар. Ә инде аларның фәнни эзләнү эшләрен Казаннан ук килгән мәртәбәле галимнәр – тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова белән Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты Мөхәммәт Йосыф улы Әюпов бәяләде.


SONY DSC

Нинди генә теманы колачламаган иделәр Норма мәктәбенең яшь «галимнәре»! Әйтик, Денис Герасимов үз чыгышында «Энергия чыганагының экологик яктан чиста моделе»н тәкъдим итсә, Газиз Һадиев исә «Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә кишерне төрлечә ысул белән су сибеп үстерү технологиясе»н өйрәнгән. Диләра Нәфыйкова чыгышын «Балтач районы символикалары»н өйрәнүгә багышласа, Гөлүзә Мәхмүтова исә Кариле мәктәбенең XX гасыр башындагы тарихы  белән ныклап кызыксына икән... Мондый эзләнүләренең озын гомерле һәм табышлы  буласына һич шигебез юк. Юкка гына Балтач төбәге заманында Татарстан Фәннәр академиясен җитәкләгән Әхмәт ага Мәзгаров, химия фәннәре докторы Азат ага Зыятдинов кебек олпат галимнәрне халкыбызга бирмәгән бит!


SONY DSC

Роза ҺАДИЕВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ