Логотип Магариф уку
Цитата:

Миләүшә Сибгатуллина –... яңа телеканал хуҗасы

Татарстанда 2002 елда «Яңа гасыр» телеканалы ачылганның беренче көненнән үк иртәнге «Хәерле иртә» тапшыруын алып баручысы буларак татар тамашачысы күңелен тиз арада яулап өлгергән иде ул. Әлеге тапшыр...

Татарстанда 2002 елда «Яңа гасыр» телеканалы ачылганның беренче көненнән үк иртәнге «Хәерле иртә» тапшыруын алып баручысы буларак татар тамашачысы күңелен тиз арада яулап өлгергән иде ул. Әлеге тапшыру исемен үзгәртеп, «Манзара»га әйләнгәч тә, шактый еллар нәзакәтле сөйләме, елмаюлы йөзе белән һәр иртәдә күпләрне телеэкраннар янына тартып китерә иде Теләченең Алан авылы кызы Миләүшә Сибгатуллина.


Фото: tnv.ru Фото: tnv.ru

Әле аның татар телеэкраны йолдызы булып балкырдай җегәре дә, сәләте дә бар иде. Тик ТНВ җитәкчелегенә KZNнан яңа хуҗалар килгәч, Миләүшәдәй үз һөнәрләренең осталарына урын тарайды сыман. «Манзара»да алып баручы вазифасыннан азат ителгәч, әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе итеп тә билгеләгән булдылар. Тик моның күз буяр өчен икәнлеген чамаларга була иде инде. Шулай булып чыкты да. Миләүшәбез егерме еллап эшләгән ТНВсыннан бөтенләйгә китеп тә барды. Озак та үтмәде, аның «Корстон»да «Оста татар» дигән ораторлык курслары оештыруы хакында хәбәрләр ишетелгәләп алды. Һәм менә хәзер ул яңа вазифада...


Уфада моннан 9 ел элек ачылган «Туган тел» татар-башкорт телеканалы Казанда үз редакциясен ачарга булган һәм аның директорлык вазифасына Миләүшә Сибгатуллина алынган.
Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar
Бүген ул яңа вазифада «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә катнашты, «Туган тел» телеканалының Казан филиалы коллективы алдында торган бурычлар хакында сөйләде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уңышлар юлдаш булсын, Миләүшә ханым! Автор: Роза

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ