Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли белем һәм тәрбия бирүгә игътибар артачак

Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясе бинасында район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының яңа уку елы алдыннан киңәшмә-семинары булып узды. Ул “Әлмәт р...

Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясе бинасында район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының яңа уку елы алдыннан киңәшмә-семинары булып узды. Ул “Әлмәт районы мәгариф учреждениеләрендә милли белем һәм тәрбия бирү юлларын камилләштерүмәсьәләләренә багышланды.


Эльмэттэ, 28.08.17 026Эльмэттэ, 28.08.17 028


Мөгаллимнәр әүвәл “Татар теле төркемнәрендә әдәбият дәресләрен укытуда яңа эш алымнары куллану” (укытучы А.Хәбибуллина), “БРТга әзерләү кысаларында укучыларны хат язу һәм сөйләм өлешенә әзерләү” (Г.Гыйләҗетдинова), “Татар төркемнәрендә БРТга әзерлек. Инша язу тәртибе” (Р.Хәбипова), “IX сыйныф укучыларын (татар төркемнәрендә) БРТга әзерләү”, (Г.Сабитова) кебек темаларга багышланган мастер-класслар карадылар. Аннары Әлмәт шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары С.Зиһаншина, мәгариф идарәсе методисты Л.Сафина, район методик берләшмәсе җитәкчесе Г.Вафина, 1 нче Түбән Мактама урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары А.Хәбибуллина, 2 нче Түбән Мактама урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Әһлиева, 1 нче урта мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Г.Җамалиева, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Л.Зарипова, 2 нче лицей директорының милли тәрбия эшләре буенча урынбасары Л.Мирвәлиеваларның чыгышлары тыңланды.Эльмэттэ, 28.08.17 007 (1)Эльмэттэ, 28.08.17 020


Алар милли белем-тәрбия бирү, укытуның сыйфатын күтәрү, укытучыларга методик ярдәм оештыру, сәләтле һәм түбән мотивацияле укучылар белән эшләү, әхлаклы бала тәрбияләүдә милли чаралар турында сөйләде. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрә Клара Булатованың чыгышы да укытучыларда зур кызыксыну уятты.


Эльмэттэ, 28.08.17 050


Соңыннан тиешле резолюция кабул ителде.


Эльмэттэ, 28.08.17 054Эльмэттэ, 28.08.17 058

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ