Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли гаме – бәгыре үзәгеннән яки буранның да үз аһәңе

Чын шагыйрь үз халкының тарихыннан үсеп чыгаАның кыяфәте үк шагыйрьнеке иде. Һәрхәлдә, күпләребез шагыйрьләрне шулайрак күз алдына китерә. Кешене беренче мәртәбә күргәндәге тәэсир гомерлеккә саклана....

Чын шагыйрь үз халкының тарихыннан үсеп чыга


Аның кыяфәте үк шагыйрьнеке иде. Һәрхәлдә, күпләребез шагыйрьләрне шулайрак күз алдына китерә. Кешене беренче мәртәбә күргәндәге тәэсир гомерлеккә саклана. Менә ул – чандыр җиңел гәүдәле, сынын туры тота; ак йөзле, зәңгәр күзле, төз борынлы, чәче бөдрәләнеп кабарып тора, гүя, вакыт җилендә очып китмәсен дип, ул аны чем кара кәләпүш белән бастырып куйган. Бу бит җитмешенче еллар уртасы! Кәләпүш, түбәтәй кию үзе үк кыюлык билгесе иде. Хәзер дә аны гадәттә мәчеткә баргач кына башка чәпибез, дини бәйрәмнәрдә, шкафтан алып, тузанын кагабыз. Әлбәттә, ул чорда Тукайча кәләпүш киеп йөрүе Зөлфәтнең үзенчә бер бәйсезлеге, милли кысымга каршы гыйсъянлык күрсәтүе иде. Шигърият бәйрәмендә, «Незваный гость хуже татарина» дигән рус мәкален эпиграф итеп алып, «Чакырылмаган кунак дошманга ул, Көтеп алган кунак – дусларга» дип, мәйданда ярып салуы да шушы гыйсъянчылыгыннан, нахакның күзенә бәреп, чын сүзне әйтми кала алмаудан. Ул холкы белән романтик иде, ләкин прагматик, аек акыллы, салкын исәпле бу дөньяда андыйларга яшәве авыр; йә яраклашырга, йә, читләшеп, үз эчеңә кереп бикләнергә кала. Зөлфәт, әлбәттә, соңгысын сайлады.


Юк, бу тирә-ягыңны биләп алган дөнья­дан, үзеңне урап алган дус-иштән читләшү түгел иде. Зөлфәт кебек аралашучан һәм киң күңелле кеше андый яшәү рәвешен сайлый да алмый. Ул, бары тик тышкы дөньяның язылган - язылмаган кагыйдәләрен санга сукмыйча, алар белән каршылыкка да керергә теләмичә, аерым булып, үзалдына бәйсез, мөстәкыйль булып яшәде. Аның шигырьләре дә шундый: баш әйләнерлек киңлек аларда. Күкләр биек! Шигырьдә үзеңне дә, бүтәннәрне дә алдый алмыйсың – күңелеңдә бөкрәйгән кол яши икән, ул барыбер язганнарыңа үтеп керә, шигырь кысаларын зиндан читлеге итеп, шунда җайлы урын таба.


Шагыйрьләрне ара-тирә әдәби очрашуларга чакырып торалар. Зөлфәт нигәдер мондый кичәләрне бик өнәп бетерми, аларга бик сирәк бара иде. Ул елларда районнарда еш үткәрелгән әдәбият көннәрендә катнашуын да мин хәтерләмим. Авторның үзен күрүгә караганда, әсәрләрен уку күпкә файдалырак, дип уйлый иде, күрәсең. Бу чыннан да шулай – иҗатында гына шагыйрь бөтен күңелен ачып сала. Чын шигырьгә бернинди дә ясалма терәүләр кирәкми. Сиксәненче еллар ахырында булса кирәк, Ләбиб Лерон белән аны университет студентларының тулай торагына очрашуга кодалап караган идек. Әле без берничә еллар элек кенә моннан чыгып киттек – эзләр суынмаган. Зөлфәт тә кайчандыр безнең татар бүлегендә укыган, «Әллүки» әдәби берләшмәсендә катнашып йөргән. Дөрес, без инде торакның башкасында, яңасында яшәдек. Әмма шул ук ирекле студент рухы анда да күчкән иде. Ул башта ризалашкан да була, әмма көне килеп җитүгә, йә бер эше килеп чыга, йә аңа томау төшә, сыныкка сылтау таба иде. Бу нияткә Рәдиф Гаташны катнаштырганнан соң гына, ул, безгә ияреп, анда барды. Һәм ник барганына үкенмәде шикелле. Кайтканда, без аның белән икәү идек. Кыш. Буран. Юк, кешене адаштырырлык күз ачкысызы түгел, ә юлга ак җәймә түшәп бара торган җәяүле буран иде. Ул, кайчакта шаярып, өскә таба да кочагын җәеп ала, кытыршы бармаклары белән безнең йөзне сыйпый. Зөлфәт истәлекләргә бирелә. Мәктәпнең соңгы сыйныфында укыганда, алар мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп яңа гына университет тәмамлаган Рәдиф Гатауллинны (булачак Гаташны!) билгелиләр. Зөлфәт үзе дә инде мәктәпнең танылган шагыйре. Аңа ияреп, Наис Гамбәр, Фәрит Гыйльми кебек иптәшләре дә шигырь сызгалап маташа. Менә шундый әдәби мохиты булган Урәзмәт (Мөслим райо­ны) мәктәбенә хәлфә булып чын шагыйрь килеп төшсен әле!


– Без, Яңа Сәет малайлары, мәктәп янындагы бер йортта фатирда тора идек. Гаташ, кайчакта җиде төн уртасында уятып, буранлы урамда йөрергә чакыра. Ул әле генә яңа шигырь язган да шуны укыйсы килгән икән. Аннары Байронны, Бернсны яттан укый. Шулай төркемләп авыл урамын урыйбыз. Төн. Кар-буран. Бүген шул чакларны искә төшердең әле син.


Аннары ул бөтенләй бүтән мәүзугъка күчеп (хәер, бу шигырьдә табигый, мантыйкый бәйләнешне барыбер күзаллап була), Мәскәүдә укыган вакытта бер адыгей шагыйрәсенә гашыйк булуын сөйли башлый. Мөгаен, шагыйрьнең әлеге гөнаһсыз мәхәббәте дә карлы буран белән бәйле булгандыр.


Кутуй урамыннан Мөштәригә (Комлев иде әле ул чакта) шактый атларга кирәк, ә буран куәтләнә генә бара – сулышы ачылды тәмам! Мин Язучылар йортының янкормасындагы нәни генә бүлмәдә торам, Зөлфәтне чәйләп чыгарга чакыр­дым. Минем күршедә шигырь җене кагылып ерак Маргилан шәһәреннән үк күчеп кайткан Сафуан Муллагалиев яши. Аның инде шәркый кунакчыллыгына күрә чәе һәрвакыт кайнар булыр.


Язучыларга күптән түгел генә бирелгән мәһабәт йорт буранны ерып һавага күтәрелергә җыенган дирижабльне хәтерләтә иде. «Карлар төшми, карлар тик тора, тибрәнгәләп, өскә күтәрелә безнең нәни иске йорт кына...»


Буранның да үз аһәңе була. Бу – Такташлар заманында ук пәйда булган шигъри буран булгандыр, тәгаен. Мин
кайчакта хәзер дә, төнге урамнарга чыгып, аның эзләрен эзлим.


Бер кичне Гаташ Урәзмәттән шактый ерактагы Әмәкәй авылына «Гамлет» дигән кино килгәнен ишеткән. «Аны күрмичә калу бәхетсезлек булачак!» – дип, безне дәррәү шунда алып китте. Буран чыкты. Кар ерып, Шекспир белән танышырга барабыз.


Берничә көннән мәшһүр шагыйрь Нури Арсланнан хат килеп төшә. Баксаң, Зөлфәтнең яңа шигырьләрен туплап, Рәдиф абыйсы  «Казан утлары»на юллаган булган икән. Анда аксакал: «Син тирес­тән энҗе тапкансың!» – дип, Гаташны мактаган. Ялгышкан ул, тирестә беркайчан да энҗе булмый. Бу энҗе ак яллы бураннар карынында яралган, һичшиксез.


Һәр чын шагыйрь үз халкының тарихыннан үсеп чыга. Шул киңлектә, шул тирәнлектә. Зөлфәтнең колачы шулкадәр киң, уй-фикер тизлеге галәми, ул кагылмаган тема юк та сыман. Хәер, шигырь өчен тема мөһиммени?! Иң мөһиме: Зөлфәтнең һәр язган әсәрендә – ул үзе. Бернинди рия юк, пафос юк, кылану юк. Ул хәтта редакция заказы белән ниндидер кызыл датага багышлап язылган шигырендә дә самими.


Милли гаме дә бәгыре үзәгеннән сызып чыга. Татарның аянычлы язмышына көенү, киләчәгенә шөбһә – һәм шул ук вакытта ышаныч та (!) – күп мөтәшагыйрьләрнеке кебек коры риторикага корылмаган, күңелгә кереп калырлык сурәтләрдә, метафораларда.


Зөлфәт – искиткеч лирик шагыйрь.  Аның мәхәббәт лирикасы беркемнекенә дә охшамаган: хисләрнең гаҗәеп палитрасы, канатлы гыйбарәләр, җиде кат күкләргә савабы ашарлык эчкерсез гыйбадәт. Чөнки һәр шигырьнең төбендә шагыйрьнең һөнәри осталыгы түгел (анысы табигый!), ә чын күңелдән ихлас ярату ята. Габделҗаббар Кандалыйдан ук килгән, йомгакланырга йомарланган мәхәббәт. Соңрак язган шигырендә «болытларга тиеп булмый: яшьлектәй изге сыман!» – дип әйтелсә дә, Зөлфәт иманына, шигыренә соңгы сулышына кадәр тугры калды. Бураны болытларга һәрчак тоташкан иде!


Аңарда эпиклык куәте дә ташып тора иде. Сюжетлы шигырьләре, балладалары татар шигъриятен шулкадәр баета ки, бу үзе үк махсус өйрәнелергә лаек. Вакыйгаларны шигъри алымнар белән сурәтләү, диалогларның һәр персонажга хас табигый яңгыравы Зөлфәтне драматургик киңлекләргә күтәрә, офыклар тагын да киңәя төшә. Курчак театрына пьесалар язуы да, Камал театры өчен Шекспир әсәрләрен шагыйранә тәрҗемә итүе дә аның шушы үзенчәлеге белән бәйле.


Кызганыч, ул чәчмә әсәрләр язарга вакыт тапмады. Югыйсә, аның сюжет кору осталыгы, чәчрәп торган юмор хисе, фикер астарлыгына ирешү куәте безнең әдәбиятны шәп проза әсәрләре белән баетачак иде. Нишлисең, булганына канәгать итик. Шундый бөек шагыйрьне безнең арага юллаган өчен татар тәкъдиренә янә бер рәхмәтебезне белдерик.


Буран кебек үтеп китте. Юл читендә кар сарган куаклар ап-ак учаклар сыман балкып утыра. Табаннарыбыз белән җир катысын эзләп без каядыр барабыз. Шулай да без – Зөлфәт шигырьләрен юлдаш итүчеләр – чамалыйбыз бу юлның кая илтүен...


Һәр үлем үкенечле. Көтелмәгән үлем икеләтә үкенечле. Зөлфәтнең бакыйлыкка күчүен ишеткәч, мин, үзем дә сизмәстән, колагымны учым белән кап­ладым. Тик кайгылы хәбәрдән алай гына качып буламыни?!


Әле Мөдәррис Әгъләм киткәнгә ярты ел гына узган иде. Үлем түшәгендә яткан дустының хәлен белергә баргач, Зөлфәтне яңа тетрәнү көтә – инде аңы чуала башлаган Мөдәррис аның исемен әйтеп саташа икән: «Зөлфәт! Зөлфәт! Тугызынчы майда очрашырбыз!»


Тик Зөлфәт, Мөдәрриснең гаҗәеп дусты, тиңдәше булуга да карамастан (аларның эчкерсез дуслыгы хакында мавыктыргыч бәян язып була), алай бакыйлыкта очрашырга атлыгып тормый, әлбәттә. Ул яшәргә ярата иде! «Тугызынчы майны исән-аман уздым бит!» – дип, сөенечен белдерде ул миңа телефоннан. Сукыр эчәгесе авыртып, хастанәгә кергән икән, операцияне уңышлы ясаганнар, тиздән кайтарып та җибәрәчәкләр. Безнең бу соңгы сөйләшү дип кем уйлаган? Берничә көн үткәч, Ләбиб Лерон чылтырата: «Зөлфәт абый китеп
бар­ган», – ди. Кая киткән? Әле генә хастанәдә иде, шул арада каядыр китеп тә барганмы? Аннары ул бит кайберәүләр кебек диңгез буйларынамы, тауларгамы китә торган кеше дә түгел, җәйге ялларын да Киндеридәге биләмәсендә генә уздыра иде гадәттә. Берничә көнгә туган якларына кайтып килсә килгәндер. «Безнең бәхет бары Мөслимдәдер... Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер». Наиснең инде Мөслимгә мәңгелеккә кайтканына нәкъ ике ел... Чү! Зөлфәт абый киткән? «Инфаркт», – дип, сүзенә ачыклык кертте Ләбиб.


Зират башлыгы белән Яңа бистә мазарлыгында шагыйрьгә кабер урыны эзләп йөрибез. Монда инде буш урыннар юк. Шулай да, өстән кушкач, күренекле кешеләргә соңгы сыену урыны табалар. «Мөдәрристән ерак булмасын», – дип, министр да теләген белдергән икән. Андый теләккә кем каршы килсен? Андый авыздан чыккан теләк бик тиз күрсәтмәгә әверелә.


Искиткеч кояшлы якты көн. Әҗәлне инкяр итеп, әллә кайсы куакларда сандугачлар сайрый. Өздерәләр инде менә! Һәм, шагыйрьне гүргә иңдергәндә, кинәт барысы да тынып калды. Гаҗәп хәл!


Кышкы буранның гүләве генә кайдадыр ишетелә сыман иде. Бераздан ул да тынды.


Зөлфәтне җирләп кайткач, мин шигырь яздым. Дөресрәге, ул кайтышлый ук күңелгә иңгән иде, мин аны кәгазьгә күчердем генә.



Зөлфәт ядкяре


Йөрәгемне былбыл чакты..


                                               Зөлфәт


 


Без шагыйрьне озаттык бүген…


Янәшәдә, белмим кайдадыр –


Зират куаклары эчендә


Чут-чут килеп былбыл сайрады.



Кушылдылар аңа бүтәннәр!


И өздереп, алар моң түкте.


Сандугачлар авазы белән


Күз яшемне йотып интектем.



Яңгырады моңлы, аһәңле


Коръән сүзе шулчак… тын гына…


Тынды зират…


Күнде кибарьлек –


Хөсет уйлар сүнде кынында.



Калды бары җанда моң, сагыш…


Тирә-юньгә бактым моң аша:


Һәммәбезнең гомер юллары


Шушы сукмакларга тоташа.



Хәятебез – зират тынлыгы,


Бизәгебез – матәм гөлләре…


Шагыйрьләргә ясин чыкканда,


Сандугачлар тешли телләрен.



Хуш бул, шагыйрь – бөек ялгызлык!


Инде мәңге монда каласың.


Синең белән бергә күмдек без


Былбылларның сусыл авазын…


17 май, 2007 ел


 


 



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ