Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа югары мәктәп ике телле биология, химия, физика укытучыларын әзерләячәк

Киләсе елдан Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ике телле биология, химия, физика укытучыларын да әзерли башларга мөмкин. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар...

Киләсе елдан Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ике телле биология, химия, физика укытучыларын да әзерли башларга мөмкин. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.


Безымянный (1)


«Бүгенге көндә без югары мәктәбебезнең юл картасын эшләү белән мәшгуль. Һичшиксез, юл картасын эшләгәндә без Мәгариф министрлыгы белән тыгыз элемтәдә булачакбыз. Һәм бүгенге көндә шулай эшлибез дә. Безгә бирелгән мәгълүматларга таянып шуны әйтә алабыз: киләсе елга республика Хөкүмәте әлеге программа буенча математика һәм физика, математкиа һәм информатика, биология һәм химия, чит телләр укытучыларына заказ бирергә җыена», - диде Рәдиф Рифкать улы.


Г. Тукай исемендәге югары мәктәп 1 ноябрьдән эшли башлаячак. Инде быел  биредә 125 студент белем ала.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ