Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөдәррис Вәлиев: "Минем бәхет - хатын-кызлардан"

Бүген без кунакка барасы гаиләнең нәселе шактый уңдырышлы: аннан татарга хезмәт итүче билгеле өч язучы чыккан! Гаилә башлыгы – әдәбият мәйданына Салих Маннапов тәхәллүсе белән килеп кергән, хәзер Мөдә...

Бүген без кунакка барасы гаиләнең нәселе шактый уңдырышлы: аннан татарга хезмәт итүче билгеле өч язучы чыккан! Гаилә башлыгы – әдәбият мәйданына Салих Маннапов тәхәллүсе белән килеп кергән, хәзер Мөдәррис Вәлиев исеме белән таныш шәхес, хатыны Даимә ханым, кызлары Айсылу һәм Гөлназ. Гөлназның шигырь язуына беренче булып агалары –Мөдәррис абый әнисенең энесе –шагыйрь Шамил Маннап теләктәшлек күрсәтә.


валиев облока1


«Аккош күле» – иҗат биләмәсе


«Гөлназның язучы булып китүенә әтиләре каршы булды, – дип сүз ала Даимә апа. – Хатын-кызга шигырь язу тормышта авыр була, ул халәт аны гел эзәрлекләячәк, дигән принцип иде аның». Шигырьләрне агасы – Шамил Маннап алып китеп, «Сабантуй» газетасында бастыргач кына йомшара әти кеше. Хәер, тәнкыйтьченең талканы башкаларга карата да шактый коры, хәтта танылган шагыйрь Шамил абыйның үзенә дә, энесенә кунакка килгәч, яңа шигырьләрен укуыннан бизәргә туры килә… Тәнкыйть кемгә ошасын ди? Ә менә Гөлназны ул, әтисе күрмәгәндә генә үсендерергә тырыша, төпле киңәшләрен бирә.


Вәлиевләрнең бакчасы язучыларның «Аккош күле» иҗат йорты биләмәсендә урнашкан. Ә андагы мохит үзе үк кулга каләм алырга этәрә торган. Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Ринат Харис, Равил Фәйзуллин, Риза Ишморат, Нәби Дәүли һ.б. белән күрше булып яшәп кара әле! «Без яши башлаганда, аптырап беттек, – ди Даимә апа. – Бернинди койма-фәлән юк, чыгасың – Рафаэль Мостафин карлыганнары, борыласың – Сибгат абый хатыны Мөршидә апа крыжовнигы, шунда ук аның җиләк түтәлләре…» Иҗат йортында уртак беседка бар, шунда җыелып сөйләшүләр дә матур хатирә булып саклана. «Аккош күле»нең балаларга карата үз таләпләре дә була: төшкә кадәр шаулап йөрергә ярамый. Берәр язучыга кунак киләсен белсәләр, уртак беседкага корылган табын тирәсендә бер генә бала-чага да чуалып йөрми. «Хәзер генә ул бала культы китте, ул чакларда язучының эше беренче чиратта булды, аңа шартлар тудыру кирәк иде», – ди хуҗабикә.


8 яшьтә мәктәпкә


Мөдәррис Вәлиев дигән язучы үскән шартларны күз алдына китерәбез. Әтисе Харис абый, улы туып, бер-ике ай да үтми, бакыйлыкка күчә. Шунда баланы Мәгыйзь бабасы (әнисенең әтисе) үз гаиләсенә сыендыра. Бабай сабыйга Мөхәммәтсалих дип исем куша, авылдашлар арасында ул балигъ булганчы шул исемдә йөри. Бары тик 8 нче сыйныфны тәмамлаган көннәрендә мәктәпкә туу турындагы таныклыгын алып килгәч кенә, егетнең чын исемен «фаш итәләр». «Салих исеме миңа ятимлек ачысыннан саклаган пәрдә булды, ул исем миңа балачагым кебек якын, – ди Мөдәррис абый. – Әби белән бабайга мин «әти», «әни» дип эндәштем. Үз әнием гел эштә булды, ул умартачы иде. Сәрмәдия әбием чичән кебек, хатларны шигырь формасында миңа әйтеп яздыра. Бабай усал, әмма бик йомшак күңелле кеше иде. Бала чакта кибеткә барырга ояла идем, ә аның бөтен ачулану сүзе: «Ярар, акча янга калыр», – гына булды. 7 яшь тулгач, мине мәктәпкә укырга алырга дип укытучы килде. Бабай: «Аның әле теше дә чыкмаган, ничу мәктәпкә йөрергә», – дип кырт кисте. Шулай итеп, беренче сыйныфка 8 яшьтә генә кердем. Әмма 5 яшемнән укый-яза белә идем, бабайның СССР Конституциясе дигән китабы бар иде, шуннан карап, хәрефләр үзләштердем. 9 яшьтә бабай мине гарәп әлифбасына өйрәтте».


2010 г1.


Үз кызлары Айсылуны да 8 яшьтә генә укырга кертергә ниятләүләре аңлашыла болай булгач… Моңарчы балалар бакчасына йөрмәгән кызны, бер ел әзерлек сыйныфына йөрер дип, бакчага алып баралар. Тәрбиячеләр аны кабул итүдән баш тарта: балага 7 яшь тулган! Җитмәсә, укый-яза да белә. Бер генә җитешсезлеге бар: урысча бер авыз сүз әйтә алмый. Шулай да, 1 сентябрьдә букчасын асып, Айсылу рус мәктәбенә бара. Һай, ул укытучының зарларын ишетү ата-анага бер дә җиңел булмагандыр: «Балагыз, утыр, бас, дигәнне дә аңламый, нишләргә инде миңа?» Әмма беренчене тәмамлаганда, иң яраткан укучысына әйләнүен дә яшерми мөгаллимә. Гөлназ өчен борчылмый инде ата-ана, ул тулысы белән Айсылу карамагында үсә…


Апа-сеңел

«Айсылу безне 5 яшькә кадәр биетте, – дип кызлары турында сүз ала Мөдәррис абый. – Шулкадәр кире булды, трамвайда берәрсе, кил, алдыма утыр, дисә, киләсе тукталышта төшеп кала идек. Әнисе яңа кием тексә, кими азаплады. Әзер булгач, бер атна эленеп тора иде, күз ияләшкәч кенә кия. Әмма шул кире баланы, сеңлесе тугач, алыштырып куйдылармыни! Туган көненнән башлап яныннан китмәде. Хәзер дә, Гөлназны мин үстердем, ди. Ул хаклы». Бала тудыру йортыннан кайткач, әни кеше баланы караватка сала да үзе табын янында кайнаша. Кинәт Айсылу йөгереп килә дә әнисеннән балык кисәге сорый. Болар шакката. Баксаң, сеңлесенең елаганын карап торган да, тешсез авызларын күреп, бик жәлләгән, балык ашатырга ниятләгән икән. Әнисе, сабыйның әлегә балык ашамавын аңлата инде. Шуннан соң Айсылу сеңлесе яныннан бер адым да китми, әниләре, эшен бетереп, бала янына килгәч кенә үзе капкалап ала. Төнлә елап уянса да (ул чакларда памперслар да юк заман бит), иң беренче Айсылу сикереп тора. «Гөлназ уянды!» – дип, башта әнисен уята, аннан бөтен өй аякка баса инде. Үсә төшкәч тә, бакчага, мәктәпкә нәрсә киеп барырга тиешлеген Айсылу белә. Әнисе орыша, әлбәттә: «Ул кадәр үк кирәкми, балам, сеңлеңнең мөстәкыйльлеген бетерәсең!» Җавап кыска: «Әй, әни, ул безнең шундый бала, аны син карамаганга гына белмисең». Хәтта 7 яшендә Ригага киткәндә, әнисеннән расписка яздырып ала: «Мин, Даимә, Айсылу югында Гөлназны карарга, һәр кичне дога укып өшкереп йоклатырга сүз бирәм!» Ул кәгазьне әниләре әле яңа гына китаплар арасыннан табып алган… Мәктәпкә көн саен сеңлесенең портфелен күтәреп бара. Тәнәфес саен янына кереп хәлен белешә, башыннан сыйпый. Укытучысы куркып, әти-әнисенә шалтырата: «Борчылмагыз, Гөлназны кыерсытучы кеше юк, апасы алай еш кереп йөрмәсен инде!» –ди. Даимә апа да бер вакыйганы искә ала: «Берсендә Гөлназ мәктәптән ач кайта башлады. Ашханәдә бер ризыкка да кагылмый икән бу. Аңлап алдым: апасы кайта да, ашамадым, тәмле түгел иде, дип зарлана. Шуннан Айсылу белән утырып сөйләштек. Апасы: «Тәмле булды», – дип әйтүгә, Гөлназ да ашый башлады». Апа-сеңел мөнәсәбәтләренең шулкадәр якынлыгына бик матур мисал инде бу.


«Кызларым өйрәтте»

Даимә апа, кызларының тормышта аны күп нәрсәгә өйрәтүләрен дә яшерми. «Элегрәк кибеттән ике кулыма ике сумка асып, әйберне мин ташый идем. Беркөнне Гөлназ әйтә куйды: «Әни, нигә син ташыйсың, әти шул кибет яныннан машина белән үтеп китә бит, ала кайтса, берни дә булмый». Мөдәррис абыегыз баштарак, мин
әйбернең бәясен белмим, дип карышып маташкан иде, кызлар нык торды. Хәзер, менә 20 еллап инде, әйбернең мин бәясен белмим, кибеткә йөрүне ул үзенең вазыйфасы итеп саный. Нәрсә алырга кирәк, дип шалтырата. Берни алырга кирәк түгел, дисәң, үпкәли. Аның бу гадәтен беренче оныгыбыз Ләйлә дә белә. Нәрсә генә кушыйм икән, берни дә кирәк түгел бит, дисәм: «Ярар, чупа-чупс алсын, алайса», – ди.


Даимә апа Арча районы Сәрдәбаш авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга килгәч, университетта Мөдәррис абыйны очрата. Аның вузны тәмамлап йөргән көннәре. Бергә утырып чәй эчәләр. Шуннан кыз авылга кайтып китә. «Ул миңа шулкадәр ошады инде, тик бергә булырбыз, дип күз алдына да китермәдем, ул 6 яшькә зур, «карт» кеше. Бер генә кич күрдем мин аны, ә бик сагындырды, күрәсем килде. Мөдәррис абыегыз да шулай булган. Казанга килгәч, шалтыраткан идем, бик сөенде. Шуннан ташлашмадык инде». Шулай итеп, Сәрдәбаш кызы 18 яшеннән кияүгә дә чыгып куя.


Кияүгә чыктым да дөнья түгәрәкләнеп китте дип уйлау, зур ялгышлык булыр иде. Иң беренче яшәргә урын булмаудан интегә алар. Мөдәррис абый барактан 8 квадрат метр мәйдандагы бер бүлмә юнәтә. Шунда аларның беренче кызлары туа, бердәнбер улы янына авылдан әни кеше дә күченә. Ике карават куйгач, арасыннан йөрер урын калмый, урындыкларны төнгә коридорга чыгаралар. Уртак кухнядагы газ плитәсендә су җылытып, тимер тагаракта башта баланы, аннан сырхаулап торган каенанасын юындыра килен. Ул чакларда ике яктан да шәһәргә йомышы төшеп килгән авылдашлар куна кала, андый вакытта Даимә апа бала караватына кереп ята. 8 квадрат метрда яшәгәндә кичергән кыенлыкларны ул, Сөләйман балдагына язылганча, «Бар да үтәр» дип кенә уздырып җибәрүен яшерми. «Күпмедер вакыттан соң Мөдәррис абыегыз, 20 квадрат метрлы бүлмәгә күчү мөмкинлеге бар, дип кайтып әйтте. 1 атна йоклый алмадым. Никадәр күченеп йөргән булды, әмма шул вакыттагы дулкынлануны башка кичермәдем. Ул чакларда кер юу машиналары да юк, ванна белән кухнядан арынып булмый, эшем дә бик җаваплы (Даимә апа озак еллар шәһәр почта бүлеге җитәкчесе булып эшли), балалар белән шөгыльләнеп утырырга вакыт булмады. Үз җайлары белән үстеләр. Ниндидер өстәмә түгәрәкләргә дә йөртмәдек. Кирәкми дә ул. Нигә баланың балачагын урларга? Бер генә үкенеч калды: балалар бәләкәй чакта яннарында күбрәк булырга кирәк икән».


Чит кыйтгаларда бергәләп


валиевы2 1Ананың үкенечен аңларга була. Кечкенә кызлары Гөлназ бүген гаиләсе – ире Данис, улы Булат һәм кызы Амелия белән Германиянең Лейпциг шәһәрендә яшәп ята. Һәр көн скайп аша аралашып торсалар да, туган шәһәрен бик сагына ул. Ерак юл дип тормый, Даимә апа үзе дә алман иле белән Татарстан арасына сукмак салган. Узган ел Лейпцигта бик зур китап күргәзмәсе оештырганнар. Милли киемнәребездән киенеп, татарлар турында тәмләп сөйләп. Германиянең Райнхарт нәшрияты Вәлиевләрнең «Мәгариф-Вакыт» шәхси нәшрияты белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдергән. Иероним Мегизерның моннан 400 ел элек Европада төрки телләрне өйрәнергә этәргеч биргән «Institutiones linguae Turcicae» (Төрки тел нигезләре) китабының репринт басмасы белән Лейпциг шәһәре мэры да кызыксынган. Вәлиевләр тел мәсьәләсендә авырлыклар кичермәгән, кызлары белән кияүләре чит телләрне су урынына эчә. Ерак континентлар гаилә бердәмлегенә комачау итә димени? Әнә күргәзмәдә эшләгәндә икенче балага авырлы Гөлназ грипп йоктырган. Казанга кайткач бу хакта ишеткән әни кеше, юл биштәрен бушатып та тормый, янә юлга кузгалган. Хәтта бала тапканда да әбиләре янәшәдә булган. «Германиядә күп нәрсә кешенең үзаңына корылган, – ди Даимә апа. – Бала тудыру йортына гаилә, балалар белән килеп, янәшәдә булырга рөхсәт ителә. Беркем дә сиңа, нигә бахил кимәдең, кулың юмадың, дип бәйләнми, моны һәркем үзе белергә тиеш. Хәтта ашханәләрендә дә бәбиләгән хатынга бездә рөхсәт ителмәгән әфлисун, виноградларга кадәр ашаталар. Анда шартлар бөтенләй икенче, җир белән күк арасы».


«Ә Мөдәррис абый сезнең алай еш йөрүләрегезгә сүз әйтмиме?» – дип сорагач: «Ул бик көнче, элегрәк мине беркая да чыгармады, – ди. – Әле хәзер генә миннән башка калырга өйрәнеп килә». Мөдәррис абый исә: «Мин ялгызлыктан, үзем генә калудан бик куркам, – дип куя. – Шуңа күрә ялга баруны да фәкать гаилә белән генә күз алдына китерәм. Үзеңне үз өеңдә итеп хис итәсең». Гаиләдә анысы җайга салынган: бер илне билгелиләр дә, төрле кыйтгалардан туган-тумачалар шунда җыелыша, бергәләп ял да итәләр, дөнья да күрәләр.


«Ир баланы үстерә белмәс идем»


«Ике кызыгыз, әниегез, хатыныгыз – гел хатын-кызлар арасында үзегезне ничек хис итәсез?» – дип тә сорыйк әле гаилә башлыгыннан. «Минем бәхет гел хатын-кызлардан булды: әнинең бердәнбер улы булып үстем, газета-журнал, нәшриятларда эшләгәндә дә минем канат астында гел хатын-кызлар иде. Үзем болай хатын-кызлар белән эш итүне аңлап, аклап, хуплап бетермим, ничек эшләрмен, ничек яшәрмен, дип курка идем. Хәзер ярый әле балаларым кызлар булган, дим. Ир баланы ничек үстерергә икәнен белмәс идем. Айсылуга да тагын бер кыз бала алып кайт әле, дип әйтәм дә, никтер суза, аны үстерәсе бар, ди әлегә». «Әйе, баланы үстерү авыр, – дип сүзгә кушыла Даимә апа. – Әмма ул аклану гына. Бала алып кайтырга теләмәү беркайчан да матди сәбәпләргә бәйле булырга тиеш түгел. Байлык бит ул бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин. Әле Гөлназ әйтә: «Егет сайлаганда, байлыгына түгел, ә үзе эшләп табарга сәләтлеме-юкмы икәненә карарга кушкан идең», – ди». «Безнең балалар беркайчан да кем кызы булуларын кычкырып йөрмәде, – ди әти кеше. – Гөлназ мәктәпне тәмамлар алдыннан, йомыш төшеп, мәктәпкә бардык. Директор ханым шунда гына нәшрият директоры булуымны белде, аптырады, 10 ел буе сезнең аша министрлыкка чыгып, ремонт эшләтә ала идем бит, ди. Без ата-аналар җыелышларына да йөрмәдек. Кеше балалары проблемаларын тыңлап утырырга теләк булмады. Бер җыелыштан соң, нигә безнең бала турында бер сүз дә әйтмисез, дип сораган идек, әйтер сүз юк, бар да әйбәт, диде укытучысы. Әйбәт булгач, нигә йөрергә? Акчасын җыелышка бармый да бирәбез».


Даимә апа исә балаларның башын бәреп укуына да каршы. «Сәламәтлегенә зыян китереп уку нәрсәгә кирәк? – ди ул. – Кич җиткәч, укып утыра башласалар, утны сүндереп куя идем. Уку йокы сәгате бәрабәренә булырга тиеш түгел. Шуңа күрә олимпиадаларда йөрүләренә дә каршы булдым. Аннары башкалар дәрестә өйрәнгәнне үзлектән укып утыралар. Медаль, кызыл дипломнар кемгә кирәк? Әнә Гөлназның алтын медален юк-юкта, оныгыбыз Ләйлә алып карый, ә Айсылуның кызыл дипломын ТР Конституция судына эшкә урнашканда, кадрлар бүлегеннән кала, күрүче булмады». Хатынының сүзен гаилә башлыгы – Мөдәррис абый да җөпли: «Балага белемнән бигрәк, һөнәргә өйрәтү кирәк. Нинди генә хәлгә тарысаң да, ул һөнәр сине ашатырлык булсын. Язмыш бит ул төрле якларга ыргыта, баланың әнә шул үзәге нык булмаса, ниндидер төркемнәргә ияреп китә…»


Ә балаларны, оныкларны иркәләүгә килгәндә, аларның фикерләре уртак: «Баланы беркайчан да начар сүзләр белән орышырга ярамый. Хәтта интонацияне күтәрү дә тыела. Балага һәрвакыт җылы мөгамәлә кирәк. Ә тәрбия ул үз үрнәгеңдә генә була».


Сүз ахырында Вәлиевләрнең тормыш кредосын ачкан тагын бер вакыйганы искә алабыз. «Оныгыбыз Ләйләнең әле бәләкәй чагы, – ди Даимә апа. – Температурасы югары. Аптырап, Мөдәррискә шалтыратам. Ә ул, авызым ачып сүз әйткәнче үк: «Мине эштән җибәрделәр!» – дип куя. Аның өчен яраткан эшеннән китүе шактый авыр стресс булуын беләм, әмма оныкның авырганын әйтми булдыра алмыйм. Бу сүзләр аны үзгәртеп куя, бала сәламәтлеге беренче урында, лабаса. Берничә көн буе баланы кулларында күтәреп чыкты ул. Шул рәвешле тормыш кыйммәтләре дөрес җепкә тезелде…»


Гөлүсә ЗАКИРОВА.


©»Гаилә һәм мәктәп» (№7, 2016).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    «Шагыйрь, тәнкыйтьче, нәшир Мөдәррис Вәлиевнең ни өчен Салих Маннапов тәхәллүсе белән иҗат итүен белгәч, аһ иттем. Әтисе вафатыннан соң, ятимлек ачысын сизмәсен дип, бабасы Мөхәммәтсалих дип кушкан икән бит. Гаиләсе, балалары да күркәм, бик сокландык. Шундый шәхесләр турында рәхәтләнеп укыйбыз». Автор: Фаил Сабиров, Әлки районы.

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ