Логотип Магариф уку
Цитата:

Мордовиядә “яулык” проблемасы азагына якынлашты

Мордовия Республикасының Азюрка татар авылында укытучыларга яулык киюне тыю турында эш азагына якынлашты. Кичә һәм бүген Ромоданово бистәсе судында узган утырышларда укытучылар файдасына карар чыгарыл...

Мордовия Республикасының Азюрка татар авылында укытучыларга яулык киюне тыю турында эш азагына якынлашты. Кичә һәм бүген Ромоданово бистәсе судында узган утырышларда укытучылар файдасына карар чыгарылган: мәктәптә яулык киеп укыту моннан соң тыелмаячак, һәм бу уңайдан кисәтүләр башка ясалмаячак. Бу хакта Саратов өлкәсе адвокаты, “Халыкка хокукый ярдәм үзәге” иҗтимагый оешмасының идарә рәисе Равил Тугушев хәбәр итте.


 
Суд укытучыларны яклап чыкса да, ел башыннан бирле көн үзәгендә булган яулык эше буенча рухи яктан күргән зыян өчен түләттерү уңай хәл ителмәгән. 13 укытучының һәркайсына 5 әр мең сум дип билгеләнгән бу сумма түләнмәячәк. Соңгы дәлилле карар 31 нче мартта дөнья күрәчәк.
Искәртеп үтик, Азюрка мәктәбе җитәкчелеге мөслимә укытучыларның яулык киеп укытуына каршы чыккан иде. Бу мәсьәлә буенча Мордовия Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да вәкилләр килеп, укытучылар белән сөйләшүләр үткәрде, аларга, яулыкларын салмаган очракта, эштән куу белән янау булган иде.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ