Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөслимгә журналистлар “десанты” төште

“Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары 1 июнь көнне Мөслим районында булып кайтты. Биредә  Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан “Күбәләк”, “Кояшкай” балалар бакчаларында төрле бәйрәм чаралары узды...

“Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары 1 июнь көнне Мөслим районында булып кайтты. Биредә  Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан “Күбәләк”, “Кояшкай” балалар бакчаларында төрле бәйрәм чаралары уздырылды. Кунакларны балалар чыгышы гына түгел, ә әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең матурлыгы һәм төзеклеге таң калдырды.
Гомумән, Мөслимдә бу көннәрдә белем һәм тәрбия бирү йортларын төзекләндерү эшләре гөрли. Күбесенең эче дә, тышы да танымаслык булып үзгәрәчәк. Чөнки укытучыларның август киңәшмәсе быел Мөслимдә уза. Мөслимнәр бөтен республикадан җыелачак күпсанлы, мәртәбәле кунакларны ныклы матди-техник база белән дә, моңа кадәр беркайда да кулланылмаган эш алымнары белән дә шаккаттырырга җыена.
IMG_2770 IMG_2764

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ