Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мозаффария» мәктәбе кайчан ачылыр?

Берничә ай элек Казанда татар мөселман кызлар мәктәбе ачарга җыенулары турында хәбәр таралган иде.  Элеккеге «Мозаффария» мәдрәсәсе бинасын төзекләндереп, шул ук исемдәге мәктәп ачу хакында сүз бара. ...

Берничә ай элек Казанда татар мөселман кызлар мәктәбе ачарга җыенулары турында хәбәр таралган иде.  Элеккеге «Мозаффария» мәдрәсәсе бинасын төзекләндереп, шул ук исемдәге мәктәп ачу хакында сүз бара.  «Татар-информ» агентлыгының матбугат конференциясендә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Хәзерге вакытта ул бинада ремонт эшләре бара. Мәктәп быел 1 нче сентябрьдә ачылмый әле», - дип белдерде. Шулай ук башкаланың Киров районында малайлар өчен дә шундый ук уку йорты булдыру максаты белән бина бирелүен әйтеп үтте.


Фото: dumrt.ru Фото: dumrt.ru
«Мозаффария» мәктәбе (гимназиясе яки лицее – әлегә статусы мәгълүм түгел) татар телендә һәм дин нигезләре буенча да белем бирүче уку йорты булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ