Логотип Магариф уку
Цитата:

Муллалар эше

1937 елның 27 августында Актаныш төбәгендә тагын бер төркем мулла кулга алына. Сәяси репрессиягә эләгүчеләр арасында Куян, Мерәс, Гәрәй авыллары муллалары да була. Россия Дәүләт Иминлеге федераль хезм...

1937 елның 27 августында Актаныш төбәгендә тагын бер төркем мулла кулга алына. Сәяси репрессиягә эләгүчеләр арасында Куян, Мерәс, Гәрәй авыллары муллалары да була. Россия Дәүләт Иминлеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе архивы документларына мөрәҗәгать итик.


10945нче җинаять эше 1937 елның 27 авгусында башланып, 26 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Анда Сабирҗан Ризванов, Вәлимөхәммәт Шәйдуллин, Фәхрелгаян Сәүбәнов һәм Барый Хикмәтуллиннар РСФСР ҖКның 58-10 һәм 58-11 (1нче бүлек) маддәләре буенча гаепләнә. Иң беренче сискәндереп җибәрә торган актлар теркәлгән: ТАССР НКВД Өчлеге карары нигезендә, 1937 елның 26 декабрендә бу төркем атарга хөкем ителә, 1938 елның 8 гыйнварда хөкемгә карары Минзәлә төрмәсендә тормышка ашырыла.


Җинаять эшендә билгеләнгәнчә, муллалар төркеменең лидеры – Сабирҗан Ризванов була. Ул Актаныш районы Түбән Гәрәй авылыннан. 1892 елгы. Чабаталы мулла дигән ярлык тагылган. Үзен 1931 елда колхозга каршы коткы тарата дип, 5 елга утырталар. Срогын тутырып кайта. Инде менә яңа гаепләү: Сабирҗан абзый туган авылында Совет власте оештырган чараларга аяк чалган, Совет властена карата яла яккан, троцкийчылык һәм революциягә кадәрге авыл тормышын яхшы яктан искә алган, капиталистик илләр басып керсә, совет хакимияте барыбер харап булачак дип сөйләп йөргән, ди.


Төркемнең тагын бер әгъзасы – Фәхрелгаян Сәүбәнов. Ул Актаныш районы Мерәс авылыннан. 1878 елгы. Социаль хәле: кулак-мулла. 1929 елда раскулачиваться ителгән, сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән, әмма сөргенгә китүдән ни сәбәпледер котылып калган. Аның “кыңгыр эшләре” турында мәгълүмат шактый: 1918 елда акларга булышкан, акгвардиячеләргә бөтендөнья ярдәм күрсәтү буенча халык арасында агитация алып барган. 1920 елда авылда сәнәк восстаниесен оештыручыларның берсе булган. Шул елларда ук теле тик тормаган Фәхрелгаян абзыйның, имештер, колхоз тормышына карата яла яккан, күмәк хуҗалыклар төзелүгә каршы коткы тараткан. Инде менә колхозга каршы контрреволюцион төркем оештыруда, авылда совет чараларына аяк чалуда, алай гына да түгел, революциягә кадәрге тормышны мактауда, әгәр СССРга капиталистик илләр басып керсә, Совет власте һичшиксез үләчәк, дип сөйләп йөрүдә гаепләнә.


Барый Хикмәтуллин – Актаныш районы Куян авылы мулласы. 1901 елгы. Ул да кулаклар төркемендә булуда гаепләнә. Халык арасында колхозга каршы агитация алып барган, Совет власте, ВКП(б) башлыклары, СССРның яңа Конституциясе адресына карата яла яккан, сугыш һәм колхозчылар тормышы хакында каршылыклы гайбәт тараткан.


Хәзер гаепләнүчеләр турында җинаять эшендә тупланган белешмәләр аша да күзаллау тудырыйк.


Сабирҗан Ризванов 1836 елның 8 ноябрендә Тат.Суыксу базарыннан Түбән Гәрәйгә кайтып барганда бер авылдашына болай дип белдерә: “СССРдагы хәлләр бер дә шәптән түгел. СССР Испаниядә совет системасын булдыру өчен 5 пароход икмәк белән корал җибәргән, ә Германия моны белеп алып, пароходларны әсирлеккә алган, хәзер кире бирәсе килми ди. Безнең колхозчылар дәүләттән икмәк ярдәмен көтә – юкка! Әйткәнемчә, совет власте икмәген Испаниягә җибәрәчәк. Аннан тыш, Германия белән Япония Испанияне фашистлар җиңгәнен көтеп тора, шуннан соң СССРга каршы да сугыш башлаячак!” 1937 елның 5 гыйнварында Сабирҗан абый өенә Шәбез авылыннан бер агай кунакка килә. Абзыйлар сәясәт турында сүз йөртеп алалар. “Хәзер уңыш никадәр яхшы булса да – икмәк салымын тулысынча капладык, амбарларны икмәк белән тутырдык, запас җитәрлек – тик колхозчылар ачлыктан интегә. Ачтан үлмәс өчен соңгы сыерларын суялар, саталар – идарә икмәк бирми! Икмәк бирсә дә, иснәргә генә җитәчәк! Кайбер җүләр колхозчылар кояш көне өчен 1937 елда күп икмәк алып булыр дип ышана, әмма юкка... 1937 елда беркемгә дә кулына бер фунт та бирмәячәкләр. Дәүләткә тапшырганнан калган икмәк калдыкларын ашханәгә озатачаклар. Колхозчыларны шунда ашарга мәҗбүр итәчәкләр. Колхозда эшләмәүчеләр дә тукланачак анда, димәк хезмәт көне дип бил бөгүдән ни файда? Колхозчыларның хәле фәкать халык саны уңай нәтиҗә күрсәткәндә генә яхшырырга мөкин. Совет хөкүмәте исә сан алуны үз теләге түгел, капиталистик державалар күрсәтмәләре буенча гына үткәрде. Совет хөкүмәте һәм коммунистлар социализм төзедек дип лаф органда, капиталистик державалар моңа каршы килеп, әйдәгез сан алу үткәрик – кем социализм өчен, ә кем дин, ягъни капитализм өчен исәпләнер икән, дигәннәр. Сан алу нәтиҗәләре Мәскәүдә чыгарылачак, аларны капиталистик державалар бик каты тикшереп торачак, менә шунда Россиянең язмышы хәл ителәчәк – соц.система калачакмы, әллә капитализмга кире кайтачакмы? Әгәр СССР халкы бу сан алуның мәгънәсен аңласа, берсе дә үзен денсез дип яздырмаячак инде. Безнең авылда сан алуның асылын аңладылар, нибары ике кеше генә үзен динсез дип яздырды. Әгәр һәркайда шундый яхшы нәтиҗәләр булса, Россиядә власть алмашасын көт тә тор. Моннан чыгып, ягъни сан алу нәтиҗәләре буенча, без – дин әһелләре, иртәгедән үк колхоз һәм авыл советыннан тартып алынган мәчетебезне кире кайтаруны һәм анда Аллаһ юлындагы эшебезне дәвам итүне таләп итәргә тиешбез”. 1937 елның 17 апрелендә Сабирҗан абзый бер авылдашы өенә кергәч, тагын үз фикерләре белән уртаклаша. Аеруча дәүләт бурычларын түләү мәсьәләләре борчый аны. Моны Шәбез авылы агае да ишетеп тора. “Бу көннәрдә мине Чалманарат авыл советына чакырдылар да 1937 елда дәүләт бәрәңге түләү бурычы кәгазен тоттырдылар. Мин бу бурычтан баш тарттым, әлбәттә. Авыл советы шактый мәҗбүр итеп маташты. Дәүләткә бәрәңге түләргә мин җүләр түгел ләбаса, акылдан шашмаган. Алар колхозчылардан соңгы тиресен салдырып алырга әзер тора, күпме генә казыма – совет власте чокырын тутырырга барыбер җитмәячәк – хәтәр тирән ул. Бездән тартып алалар, ач утырырга мәҗбүр итәләр. Безнең бөтен байлыгыбызны чит илгә чыгаралар, җитмәсә Испания хөкүмәтенә дә ярдәм юллыйлар. Күпме генә чыгарма – файдасы булмаячак. Озакламый Германия һәм Япония фашистлары Испания республикачыларын (республиканец) тар-мар итәчәк”. 1937 елның 3 мартында Түбән Гәрәй авылы уку йортына килеп керә мулла абзый. Анда колхозчылар җыелган була. Совет укуы турында үз фикерен әйтергә кем генә котырткандыр, әмма алар җинаять эшенә матур гына теркәлеп тә куялар. “Мин бүген мәктәптә булдым әле, – ди ул. – Балаларга нәрсә укыталар дип тыңлап тордым. Совет укытучылары кошлар һәм аларның йомыркалары белән безнең балаларның башын катыра икән бит. Балаларыбызга күгәрченнең бер сезонга ничә күкәй салуын белү нәмәгә кирәк? Тормышта аның файдасы ташка үлчим, ахирәт тормышы турында әйтеп тә торасы юк инде... Укытучылардан дингә өйрәтергә кирәклеген сорарга, таләп итәргә кирәк, анысы бүгенге өчен генә түгел, ахирәткә дә файдалы”. Аннан өстәл өстенә куелган “Чаян”, “Азат хатын” һәм башка журналларны селки-селки болай дип тә өсти Сабирҗан абзый: “Җә, менә шушы китап-журналларны алып карагыз әле, үзегез өчен файдалы берәр җөмлә таба алырсыз микән? Юк. Алар крестьяннарның күзен буйый һәм крестьяннарны алдаларга өйрәтәләр”. Бигрәк фикерле абзый була бу. Аның һәр сәяси вакыйгага карата үз фикере бар: “Фашистлар испан большевиклары отрядларын тар-мар итүгә, безнең коммунистларны тәртипкә салырга тотыначак. Әгәр фашист державалары быел яз СССРга каршы интервенция башлап җибәрсәме? Шәп булыр иде! Әгәр юк икән, советлар яшәвен дәвам итәчәк, ә без крестьяннар ачтан кырылып бетәчәкбез! Троцкий тарафдарларын ачыклаулары кызганыч, алар интервенцияне тизләткән булыр иде. Аларның программалары да крестьяннарны яклый бит. Крестьян үзе теләгән кадәр икмәк чәчә ала, үзенчә тамак ялгый һәм киенә. Хәзер менә колхоздан алынган кисәге белән килешергә генә каламы? Мескен, ел әйләнәсе колхоз җирендә бил бөгә бит ул, ә көзен налог, кызыл олаулар дигән булып, бөтен үстергән икмәген дәүләткә җыеп алып китәләр. Ә дәүләткә ни... икмәк һәм завод-фабрикаларында җитештерелгән продукцияләрен Испания кебек илләргә чыгарып бара. Ә үз крестьяннарын ярлы-ябагай хәлендә ачтан интегергә мәҗбүр итә. Бичара крестьяннар! Ел ахырында бер кояш көне өчен 500 г икмәк алып, бер-бер артлы кырыла гына баралар. Патша вакытында 500 г икмәкне этләргә бирәләр иде. Ә хәзер крестьяннар эт хәлендә”. Түбән Гәрәй мулласын бу сүзләре РСФСР ҖКның 58 нче маддәсе (10нчы пункт, 1нче бүлек) буенча суд каршына басуга сәбәпче була.


Вәлимөхәммәт Шәйдуллин – Тат.Суыксу авылы мулласы. Ахыргы берничә ел эчендә, советка каршы агитация таратуда, аерым алганда, яңа кабул ителгән “Сталин Конституциясе”нә карата каршылыклы фикерләр әйтүдә гаепләнә. 1936 елның 15 апрелендә Тат.Суыксу базарында ул Түбән Гәрәй авылы мулласы Сабирҗан Ризвановны очраткач, болайрак сүз башлый: “1935 елның көзендә минем улымны армиягә алдылар. Ерак Көнчыгышка эләкте. Аның язуына караганда, Кызыл Армиянең кайбер частьләрен Монголиягә юллыйлар икән. Японнар исә Монголия белән СССР чикләрендә хәрби операцияләр башлап җибәргән инде. СССРны җиңүләре өчен борчылмыйм, шул сугышта катнашырга мәҗбүр булган улым жәл...” Ярар, бусын ишетмәскә дә мөмкиннәр иде дә бит, ә юк... Вәлиәхмәт абзыйның улы хәсрәте күзен томалаган, янәшәдә генә совет колаклары барлыгын да шәйләмәгән. Үз өендә бер авылдашына улының армиягә китүен, хатлар алуын бәян итә һәм: “Сугыш башланачак, улымның хатта язуына караганда, армия җитәкчелегенә офицер дәрәҗәләре биргәннәр. Бу хәерлегә булмас... Бездә дә власть алмашачак, көт тә тор”, - ди. 1937 елның 3 апрелендә мәчет каршында колхоз лидеры белән күрешә ул. Тегесе: “Вәлиәхмәт абый, нигә колхозга кермисең?” – дип сорау юллый. Бусы: “Дини китапларда колхозларның гомере чикле булыр, дип язылган. Шулай булгач, анда кереп торуның мәгънәсен күрмим”, - дип җавап кайтарган. Активистның күзе шакмак була: “Колхозларны “Коръән” генә түгел, Троцкий тарафдарлары кебек мөгезле дошманнар да тарката алмаячак”, - ди. Вәлиәхмәт абый да сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел: “Троцкийчыларның барысын да кулга алып атып бетерә алмаслар, алар артыннан ач-ялангач крестьяннар бара бит”, - дип җавап кайтара. 1937 елның маенда бер төркем крестьяннар белән бергә авыл советына бара Шәйдуллин һәм җитәкчелектән Аллаһ йортын халыкка кире кайтаруны таләп итә. Мәчет мәктәп бинасы итеп үзгәртелгән була. “Сез аны кире кайтару гына түгел, ремонтлап та бирергә тиеш. Моңа “Сталин Конституциясе” дә мәҗбүр итә. Без аны халыкка кайтару өчен соңгы тамчы каныбызны да жәлләмәбез!” – ди. 5 июньдә халыкны җыеп, шул ук Конституцияне аңлата авыл советы җитәкчесе иптәш Мансуров. Вәлимөхәммәт абыйның аны тыныч кына тыңларлык тәкате калмаган була инде. Кесәсеннән “Колхоз-Ударник” газетасын тартып чыгара да Конституциянең 91нче маддәсеннән өзекләр укый башлый: “Дин дәүләткә бернинди дә зыян китермәде, китермәячәк тә. Аллаһка табыну бер зыянсыз эш, хәтта файдалы да. Дини кешеләр үз түрәләренә, аеруча иптәш Сталинга озын гомер теләп дога кыла, диелгән. Моннан соң да авылыбыз мәчетен нигә халыкка кайтармагансыздыр, белмим”. 28 майда Вәлимөхәммәт мулла катнашында тагын бер вакыйга җинаять эшенә теркәлә. Колхозчылар алдында газетада басылган үзәк карарларны аңлату эшләре алып бара ул: “Менә монда да язганнар, җитәкчелекнең мәчетләрне тартып алырга хакы юк, дигәннәр. Молотовның докладын укыдыгызмы? Тартып алынган дин йортын кичекмәстән ремонтлап халыкка кайтарсыннар, дигән ул. Аллаһка табыну урыны булган мәчетебез ничә еллар буе мәктәп булып хезмәт итә. Моны төзәтергә вакыт”. Тикшерүчеләр өчен болар җитди җинаять булып санала. Вәлимөхәммәт Шәйдуллинны да РСФСР ҖКның 58 нче маддәсе (10нчы пункт, 1нче бүлек) буенча суд каршына бастыралар.


Фәхрелгаян Сәүбәнов – Мерәс авылының кичәге мулласы. Бүген инде ул дини вазыйфалар башкармый, аерып алып күрсәтерлек башка эше дә юк. 1929 елда кулак булып танылган, сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән. Әмма сөргенгә озатылмаган. Аның турында белешмәдә 1918 елда акгвардияче бандаларны каршы алган, аларга ярдәм күрсәткән, өендә штаб оештырган, кызылларга каршы көрәштә транспорт белән дә булышкан, моның өчен Мерәс авылының башка кулаклары Хәйретдин Мадьяров һәм Гобәйдула Мансуровлардан атлар алып торган, диелә. Туган авылында сәнәкчеләр түнтәрелешен оештыруы да искә алына. 1929 елдан коллективлаштыруга каршы коткы тарата башлый. Газетада чыккан язмаларны үзе аңлаганча башкаларга ирештерә, колхозчыларны колхоздан чыгарга үгетли. Аның сүзенә колак салучылар шактый була. “Колхоз – иң куркыныч нәрсә ул. Анда көн-төн эшләргә мәҗбүр итәләр, шуңа да карамастан, ачтан интектерәчәкләр, булган мөлкәтегезне тартып алачаклар. Мал белән генә чикләнсәләр иде... хатыныгызны да уртак итәргә омтылачаклар, ә сезнең тормышыгыз хайван тормышыннан берни белән дә аерылып тормаячак”. Советка сайлаулар җитәрәк, тагын да активлаша Фәхрелгаян абзый. 1937 елның 2 июлендә үз хуҗалыгы янында берничә колхозчы агайга болай дип белдерә: “Менә озакламый советларга сайлаулар уздырырга җыеналар. Безгә – колхозчыларга үзебезнең таләпләрне ирештерергә кирәк. Бигрәк тә, мәчетне халыкка кайтаруны. Мәдрәсәләрне кайтарырга кирәк, балаларыбыз динсез булып үсмәсен. Совет властеннан крестьяннарны икмәк белән тәэмин итүен, моннан соң азык кытлыгы тудырып мыскыл итмәвен таләп итәргә кирәк”. Фәхрелгаян абзыйның тагын бер “гаебе” ачыклана: ул 2 ел дәвамында дәүләт йөкләмәләрен үтәми һәм кулаклар – Мостафа Латыйпов, Гобәйдулла Мадьяров, Шәймәрдән Зарифуллин һәм мулла Локман Сафин белән тыныз элемтәдә тора.


Барый Хикмәтуллин – Куян авылының кулак ярлыгы тагылган мулласы. Советка каршы коткы таратучы, конрреволюцион муллалар төркеме (Сабирҗан Ризванов, Фәхрелгаян Сәүбәнов һ.б.) актив әгъзасы дип билгеләнә.1936 елның 7 июлендә Актаныш базарында Фәхрелгаян Сәүбәнов белән аралашып тора ул. “Мин бу көннәрдә генә Башкортстанның бер авылына барып кайттым. Колхоз бригадиры белән сүз куерттым шунда. Бичаралар, анда да колхозчылар ач-ялангач йөри, халык кеше ашамас нәрсәләр белән җан асрауга күчеп бара бит. Менә бу көннәрдә генә совет власте 5 кораб икмәкне Испаниягә озатты. Аларны Германия фашистлары тоткарлаган, икмәкләрен талаган. Мин, сугыш башланыр, дип уйлыйм. Әгәр капиталистик илләр совет властен юк итсә, бик шат булыр идем. Халык бүгенге кебек ачлыктан интегүдән туктар иде”. Үз өендә яңа Конституциягә карата фикерләр әйтүен дә ишетеп торучылар була. “Сталин халыкны алдау өчен яңа Конституциядә СССР Югары советы сайлауларында бөтен халык катнашачак дип белдерде. Әлегә Советка сайланырлык бар укымышлы һәм яхшы кешеләрне кулга алып торалар, сайлауларда катнашырга ирек бирмиләр. Нәрсә, бу гадел сайлаулар ысулымы? Югары советка кандидатураны да фәкать коммунистлар гына тәкъдим итә ала. Крестьянга андый мөмкинлекне бирмиләр бит. Мин халыкны коммунистларга каршы булырга өндим, әмма мине дә кулга алырлар дип куркам...” Куян агае шул көннәрдә генә Пермь шәһәрендә булып кайткан була. Авылдашларына сәфәре хакында сөйләми кала алмый бит инде. “Пермьдә халык, газеталар укый-укый, тәмам куркынып беткән. Испания фашистлары 300000 тонна йөк төялгән безнең пароходларны тоткарлаган, озакламый сугыш башланачак, дип әйтәләр, ди. Актанышка кайтсам, сугыш турында берни сөйләмиләр, турысын әйтергә куркалар. Коммунистлар Актанышны дошман басып алгач кына сугыш турында халыкка ирештерер, мөгаен. Япония дә Советлар Союзына сугыш башларга ниятли, шулай итеп, совет власте юкка чыгар”. Барый Хикмәтуллинны РСФСР ҖКның 58 нче маддәсе (10нчы пункт, 1нче бүлек) буенча суд каршына бастыралар.


Актаныш муллаларының барысын да Актаныш КПЗсыннан Минзәлә төрмәсенә озаталар. Өйләренә тентү уздыралар. Яңадан сорау алулар башлана. Һәм ахыры билгеле инде, әлбәттә. ТАССР НКВД Суд Өчлеге 1937 елның 28 декабрендә аларны атарга хөкем итәләр. Хөкем карары 8 гыйнварда тормышка ашырыла.


Күпмедер вакыт үткәч, әлеге вакыйга яңадан өскә калка. 1965 елда Барый Хисмәтуллинның Уразай авылында яшәүче кыз туганы Мөнәвәрә Хөрмәтуллина абыйсының үлеме белән кызыксына, “1937 елда кулга алганнар иде, язмышы ничек?” – дип, Дәүләт иминлеге комитетына гариза юллый. Әтисе – Хикмәтуллин Барый ага белән Пемь өлкәсендә яшәүче кызы Габделбариева Зөлфия дә кызыксына. “Төнлә алып чыгып киттеләр аны. Нәрсә өчен? Куян – туган-үскән авылы иде. Агыйделдә, Куян авылыннан бер чакрым ераклыкта – Әҗәкүл Заготзерносында эшли иде. Чабата киеп, аркасына 70 кг капчык күтәреп ташыганы өченме? Революциядә кан койганы өченме? Иң мөһиме, кайда аттылар? Чистайдагыларгы чиркәү астында атканнар, ә Актанышта чиркәү юк, тау арасында атканнар, дигән сүзне ишеткәнем булды. Әткәйне алып чыгып киткәндә безнең кайда икәнлекне белделәр бит, нигә хәбәр итмәделәр?” 1988 елда Сабирҗан Ризванов улы Әбрар да әтисе язмышы белән кызыксына, үзе яшәгән Чиләбе өлкәсе Магнитогорск каласыннан хат юллый: “Аның үле гәүдәсен Минзәлә төрмәсеннән алып чыкканнарын күрүчеләр булган, ни өчен атып үтерелгән, кайда күмелгән, хәбәр итсәгез иде”, - ди.


Шулай итеп, 1988 елда җинаять эше кабаттан архивтан тартып чыгарыла, ул чактагы хөкем карарының гаделлеген тикшерергә алыналар.


Тикшерү барышында Әбрар Сабирҗан улыннан да сорау алалар. Бөтен фактларны кабаттан энәсеннән җебенә кадәр үткәрәләр. Үз вакытында муллаларны атып үтерергә кыюлыгы җиткән Матвей Шелудченко язмышы да җиңелләрдән булмый: 1940 елның 1 февралендә үзе дә кулга алынган. Һәм СССР Югары Суды Хәрби Коллегиясе ТАССР эчке эшләр наркомы урынбасары булып эшләгәндә нигезсез кулга алулар һ.б. гаепләнеп, атып үтерелгән икән. Хөкем карарына кул куйган нарком Михайловны да шул язмыш көткән: аны да атып үтергәннәр. Ә Актаныш муллалары гамәлләрендә бернинди дә җинаять эше юк дип табыла. 1989 елның 26 гыйнварында алар исеме аклана. Җан кыю, туганнарының интегүе, бер гаепсез күрелгән хәсрәтләр – боларын инде безгә күзалларга гына кала. Ягез, бер дога!


Гөлүсә ЗАКИРОВА.


Фоторәсемнең чыганагы: http://kleinburd.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ