«Нефтьченең бер көне» рәсемнәр һәм хикәяләр бәйгесенә эшләр 30 июньгә кадәр кабул ителә

«Татнефть» акционерлык җәмгыяте һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган бәйгенең төп максаты – нефть тармагында тир түгүче һөнәр ияләре мисалында табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

neft-2-312x500

Җиңүчеләр түбәндәге бүленеш буенча билгеләнәчәк:
— мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары (5-10 яшьлекләр)
— урта мәктәп укучылары (10-15 яшьлекләр),
— югары класс укучылары (15-18 яшьлекләр),
— сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар.
Бәйгедә катнашучы һәр балага «Катнашучы сертификаты» тапшырылачак. Җиңүчеләргә исә диплом белән бергә «ЛЕГО» конструкторлары да бүләк ителәчәк.

Игътибар! Бәйгегә эшләр нигезләмә азагындагы гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналына 2018 елның 2 нче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция белән бергә генә кабул ителә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *