Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәниләрнең үз «Сөенеч»е

Рита Әхмәтова, Зәй район китапханәсе директорының балалар эше буенча урынбасары, курчак театры режиссерыБалалар китапханәсенең хуҗалык кирәк-яраклары саклана торган бүлмәсендә бер тартмада курчаклар б...

Рита Әхмәтова,
Зәй район китапханәсе директорының балалар эше буенча урынбасары, курчак театры режиссеры

Балалар китапханәсенең хуҗалык кирәк-яраклары саклана торган бүлмәсендә бер тартмада курчаклар бар иде. Мин, әле укуны тәмамлап кына кайткан яшь кыз, кызыксынып, аларны барлап чыктым. Монда аю, бүре, төлке, куян, керпе һ.б. хайваннарның курчак театры өчен эшләнган вариантлары сакланган. Болар, күрәсең, монда күптән яталар, шактый таушалганнар, еллар тузаны да аларга ярыйсы гына кунган. Җыештырганда, курчакларны чыгарып ташларга талпынулар да күп булды: бәлки кирәкләре чыгар, торып торсыннар әле, дип, алып куя килдем. Һәм шулай булды да: 90 нчы еллар уртасында Нәби Дәүли иҗатына багышланган кичә әзерләгәндә, «Җырлап үткән җәй» әсәрен сәхнәләштереп, курчак спектакле күрсәтергә булдык. Курчаклар яңартылды, җитмәгәннәре кулдан тегелде. Һәм менә китапханәдә тамаша көне... Балалар курчак тамашасын бик яратып кабул итте, кул чапты, кыюраклары пәрдә артына да күз салды. Беләсе килә бит, үзләре сөйләшәләр микән бу җәнлекләр, яисә анда кем дә булса бар микән?..


Шуннан яңа спектакльләр әзерләнә башлады. Татар, рус, чит ил әкиятләрен сәхнәләштерәбез, әкияткә музыка, җыр яздырабыз. Әкияткә кирәкле персонажларны эзләгәндә, бөтен китапханә хезмәткәрләренең өйдәге уенчыклары, тукыма кисәкләре барлана. Мәдәният идарәсе ярдәме белән ательеда 18 курчак тектердек: Буратинолы, Чипполинолы, Петрушкалы булдык. Корней Чуковскийның әкиятләрен куйганда, бөтен фантазияне эшкә җигеп, таракан, үрмәкүч һәм башка бөҗәкләрнең курчакларын тектек.


Театр җанга рәхәтлек, ял бирә, матурлык дөньясына алып керә һәм шул ук вакытта ул зур тәрбия чарасы да булып тора. Курчак театрыбызның исеме дә җисеменә туры килеп тора – «Сөенеч». Балаларны сөендереп, аларга шатлык өләшеп яшибез. Районыбызда уздырылган «Наследники – Варислар» фестивалендә чыгыш ясап, театрыбыз Диплом белән дә бүләкләнде.


Әкиятләрне сайлаганда, без аның эчтәлегенә игътибар итәбез. Балалардан да: «Әкиятнең мәгънәсен аңладыгызмы, балалар?» – дип сорамыйча калмыйбыз. Һәp тамашаны викторина, китап күргәзмәсе, кызыклы әңгәмә белән тулыландырабыз. Татар халык әкиятләре буенча викторина әзерләгәндә, ата-ана һәм балалар, гаиләдә тәрбия темасына кагыла торган сораулар алырга тырышабыз. Балалардан дөрес, төпле җаваплар ишеткәч, үзебез алардан да ныграк куанабыз. Димәк, бу балаларда өмет бар. Начарлык кылырга, кемнедер рәнҗетергә аларның куллары бармас, дип ышанасы килә. Әгәр дә без бу дөньяда яхшы гамәлләр кылып, бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәклеген балаларга төшендерүдә үз өлешебезне керткәнбез икән, димәк, максатыбызга күпмедер ирешкәнбез дигән сүз.



«Безнең дуслар барысы да»


(Габдулла Тукай әкиятләре буенча әзерләнгән әкият-тамаша. Курчак театры өчен)


Катнашалар: алып баручы, Кыз бала, Малай, Җиләк җыючы кыз, Шүрәле, Былтыр, Кәҗә, Сарык.


Залның бизәлеше: Г.Тукай портреты, китап күргәзмәсе, балалар ясаган рәсемнәрдән стенд.


Тамаша башланганда, магнитофон язмасында З.Яруллинның «Тукай маршы» яңгырый.


Алып баручы.


Буын арты буын алмашыныр,


Гасыр арты узар гасырлар,


Шигъриятьнең һәйкәленә шулай


Язлар һаман гөлләр ташырлар.


Кыз бала.


Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,


Телләребез ачыла


Су анасы, Шүрәлеләр –


Безнең дуслар барысы да.


Малай.


Әле укый белмәсәк тә,


«Туган тел»не җырлыйбыз,


Бу – Тукай абый бүләге,


Иң гүзәл бер җыр дибез.


Икесе бергә. И туган тел, и матур тел! (Китәләр.)


I пәрдә


Бик матур урман аланы. Бер кыз җиләк җыеп йөри.


Кыз (җырлый).


Җиләк җыям, как коям


Дәү әнигә бүләккә.


Монда җиләк күп икән,


Аю, бүре юк икән.


(Тавыш ишетелә.)


Тукта. Чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра!


(Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетыннан көй фрагменты яңгырый. Бии-бии, Шүрәле керә. Кыз качарга тели.)


Шүрәле.


Әй сылу кыз, кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и.


Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.


Бер дә шикләнмә, кызый, син, мин карак-угъры түгел,


Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.


Кыз. Әй, куркам мин синнән, җен-пәри, китче, зинһар, юлымнан.


(З.Хәбибуллинның «Пар ат» көе ишетелә. Ат туктаган тавыш (тпру-трр-тр...). Шүрәле, кереп килүче Былтырны күреп, артка таба чигенә, качмакчы була.)


Былтыр. Ах син, урман сарыгы, син һаман үз эшеңдәме? Бу юлы сиңа миннән котылу юк.


(Шүрәлене кулыннан эләктереп ала, җиләк җыючы кыз тиз-тиз китеп бара.)


Шүрәле.


Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр,


Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?


Былтыр.


Атла, атла, күп сөйләнмә.


Бу юлы сиңа миннән


Котылу юк, бичара.


Шүрәле.


Былтыр, син – кыю егет, ашыкмыйча фикер йөрт.


Сүзләремне тыңлап бетер, зинһар, бераз сабыр ит.


Тукай кичәсенә диеп баруым иде минем,


Бу кызны күргәч, туктап, әзрәк шаярган идем.


Былтыр. Җитте инде, алдама...


Шүрәле.


Һич санама ялганга, зинһар, хәлемне аңла,


Балалар чакырган иде...


Сүзләремә ышанмасаң, барып шулардан сора.


Былтыр.


Миннән булсын изгелек...


Ярый, тыңлыйм сүзеңне.


Әгәр ялганлаган булсаң,


Биетермен үзеңне.


Син шушында утырып тор,


Моннан беркая китмә;


Сүз тыңламый, китеп барсаң,


Миннән яхшылык көтмә.


(Шүрәле агач артына поса. Былтыр балалар янына китә.)


II пәрдә


Былтыр. Исәнмесез!


Малай белән Кыз. Исәнмесез!


Былтыр.


Килдем сезне күрергә,


Хәлегезне белергә.


Малай.


Әйдә, Былтыр, рәхим ит,


Син кадерле кунак бит.


Былтыр.


Рәхмәт! Рәхмәт!


Балалар, менә нәрсә...


Килгәндә сезнең янга,


Тап булдым бер хайванга.


Нәкъ кеше кебек үзе,


Ялтырый ике күзе.


Җенме, өрәкме әллә?


Бигрәк килешсез гәүдә,


Үстергән сакал, мыек,


Таккан озын койрык.


Кәп-кәкредер борыны,


Төз түгел аяк-кулы.


Бармаклары төз төзен,


Тик килешсез, бик озын,


Кычкыра шашып үзе.


«Былтыр кысты» – бар сүзе,


Ул кем әле?


Малай белән Кыз. Шүрәле.


Былтыр. Бик дөрес. Шүрәле сезнең янга кунакка килергә җыенып йөри иде.


Малай.


Әйе шул, чакырган идек,


Никтер, көттерә озак.


Шүрәлене күргән дә юк,


Урман шәһәргә ерак.


Былтыр.


Алай икән. Ярый инде,


Шүрәлене табармын.


Кичәгә килерлек микән,


Тәртибенә карармын.


(Былтыр Шүрәле янына урманга килә.)


Былтыр.


Утырасыңмы? Бик яхшы.


Менә бу ошый миңа.


Балалар янына тиз кил,


Өч минут бирәм сиңа.


(Былтыр чыгып китә. Шүрәле, бию көенә бии-бии, балалар янына килә.)


Шүрәле.


Исәнмесез, балалар,


Минем исемем Шүрәле.


Тукай әкиятеннән мин, –


Сез белмисездер әле?


Балалар.


Беләбез инде, беләбез.


Сине күптән көтәбез.


Шүрәле.


Рәхмәт инде, балалар,


Чакыргансыз кичәгә.


Мин үзем дә бик яратам


Бергәләп ял итәргә.


Кыз. Без әле бүгенге бәйрәмгә Кәҗә белән Сарыкны да чакырган идек, нишләптер күренмиләр, әллә урманда адашып йөриләр инде. (Китәләр.)


III пәрдә


Ишек алды. Кәҗә белән Сарык.


Кәҗә. Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде, гел сусыл печән генә ашатып тора. (Сарык янына килә). Әй, кортка, нишләп ятасың? Әйдә тор, печән ашыйбыз. (Печән ашаган булалар).


Әле ярый Гали бар, ул булмаса нишләр идек, чөнки әбинең дә печәне бетте.


Сарык. Әйдә урманга барыйк, туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.


Кәҗә. Әйдә киттек алайса. (Китәләр.)


Кәҗә. Уф, арыдым, Сарык дус, монда бик матур сәхрә икән, әллә бераз ял итеп алабызмы?


Сарык. Нинди хуш исле үлән монда, бераз ашап та алырбыз. (Бүре башы яткан якка карап.) Менә монда утырып торырга таш та бар икән. (Бүре башына утырыйм дип чүгәли дә кинәт, куркып, читкә тайпыла.) Һай, йөрәгем.


Кәҗә. (Утлап йөргән җиреннән) Ни булды тагын? (Бүре башын күреп.) Һай бу нинди куркыныч нәмәрсә бу?


Сарык. Иске тунга төреп ташлаган кәбестәме әллә бу? Кәҗәкәй, якынырак барып кара әле.


Кәҗә. (Якын килеп, бүре башының колагыннан тотып карый да, танып, читкә ташлана. Куркуыннан тотлыга.) Бү-бү-бү...


Сарык. Нүрсә, бүрәнә башы димәкче буласыңмы әллә? Бүрәнә башы нишләп йонлы булсын, ди.


Кәҗә. Бү-бү- бү-ре!


Сарык. Бүре? Әйдә, качтык.


Кәҗә. Тукта, Сарык дус, ашыкма. Бүренең үзе түгел бу, ә башы гына. Ягъни, бүре кых, үлгән.


Сарык. Булса да, куркам мин, әйдә тизрәк сызыйк моннан.


Кәҗә. Ашыкма, дускай, сакалым белән киңәш итим әле. Без бу бүре башын алып капчыкка салыйк, Сарык дус. Файдасы булмаса да, зыяны тимәс.


Сарык. Шулай ит, Кәҗәкәй, алып сал син аны капчыкка.


Кәҗә. Юк инде, Сарык дус, син аны беренче булып күрдең, син алып салырга тиеш.


Сарык. Син беренче таныдың, син салырга тиеш.


Кәҗә. Син сал инде, Сарык дустым, син көчлерәк.


Сарык. Үзең салчы, син, Сакалбай, гайрәтлерәк.


Кәҗә. Хәлем китте, бу эшкә бит күп көч кирәк.


Сарык. Мин болай бик батыр да бит, җитми йөрәк.


Кәҗә. Алай булгач, син тот инде уң колактан.


Сарык. Син, Сакалбай, тот, алайса, сул колактан.


(Бүре башының ике колагыннан икесе тотып, капчыкка салалар да капчык авызын җәһәт кенә бәйләп куялар.)


Кәҗә белән Сарык. (Җырлыйлар.)


Юл буенда ята иде бүре башы,


Кәҗәләрнең, сарыкларның котын алып.


Ә без аны салып куйдык капчыкка ук,


Курыкмыйча, колагыннан тотып алып.


Бүре башы таптык та,


Салып куйдык капчыкка.


Сарык. Бә-ә-ә!


Кәҗә. Мә-ә-ә!


Сарык. Әй, Кәҗәкәй, мин сиңа гел әйтергә дә онытканмын, шушы сарыклыгым аркасында. Балалар безне кичәгә чакырганнар иде. Әйдә бүре башын шушында калдырып торыйк та китик әле без.


Кәҗә. Әйдә соң алайса, соңга калмыйк тагы.


(Китәләр.)


IV пәрдә


Малай. (Кәҗә белән Сарыкны күргәч.) Менә көткән кунакларыбыз да килеп җиттеләр.


Кыз. Әйдәгез рәхим итеп түрдән узыгыз, без сезне күптәннән көтәбез инде.


Малай. Хәзер бергәләшеп уен уйнап алабыз. Тукай әсәрләренең геройлары – Шүрәле, Кәҗә, Сарык – безнең ярдәмчеләребез булырлар.


Кыз. Без барыбыз да табышмаклар әйтешергә яратабыз. Хәзер табышмакларның җавабын да, Тукайның кайсы әсәреннән икәнен дә әйтергә кирәк булачак. Башладык.


Малай.


Туннарга киендерә,


Җылыта, сөендерә,


Тоягы була ярык,


Исеме аның...


Барысы бергә. Сарык.


Сарык. Бә-ә-ә. Әйе, бик дөрес, мин ул.


Кәҗә. «Кәҗә белән Сарык әкияте»ннән без.


Кыз.


Кешенең якын дусты,


Йортның тугры сакчысы.


Аннан гел игелек көт,


Ә исеме ничек?


Барысы бергә. Эт.


Шүрәле. Бу табышмак «Кызыклы шәкерт»нең Акбае турында булды инде.


Малай.


Кулы юк, балчык ташый,


Балтасы юк, өй ясый.


Барысы бергә. Карлыгач.


Кыз. Бик дөрес. Бу «Карлыгач» шигыреннән. Ә менә монысын тыңлап карагыз әле:


Җәен соры, кышын ак,


Аңа шулай яхшырак.


Барысы бергә. Куян.


Шүрәле. «Бичара куян» шигыреннән бу. Куян ел фасылына карап җайлаша белә ул, ичмасам.


Малай. Менә тагын бер табышмак сезгә.


Ул тора кырларда,


Болында, урманда.


Уйный ул, оча ул,


Якты көн булганда.


Барысы бергә. Күбәләк бу. «Бала белән күбәләк» шигыреннән.


Кыз. Рәхмәт сезнең барыгызга да. Габдулла Тукайның әсәрләрен бик яхшы беләсез икән. Аның шигырләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз.


Яшик әле әкият белән бергә,


Әкият белән чынлык үрелсен.


Безнең әкияттән соң җаныгызда


Якты уйларыгыз терелсен.


Әдәбият.


1. Могҗизалы мәктәп сәхнәсе. Казан: Мәгариф, 2003.


2. Рәхим Г.В. Кәҗә белән сарык // Сайланма әсәрләр: 5 томда. 4 том. 2013, Б. 8294.


3. Тукай Г. Шигырләр һәм әкиятләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 199


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ