24 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Каюм Насыйри турында кызыклы 14 факт
«Гаилә һәм мәктәп» журналында яңа сәхифә башлап җибәрәбез. Татар иҗтимагый фикерен формалаштыруда, милләтне алгарышка илтүдә, рухи үсешкә ирешүдә мәгърифәтчеләрнең урыны һәм өлеше биниһая зур. Без аларның күркәм эшчәнлеген, тормыш юлларын, иҗатлары һәм мирасларын ачыклап, замана укучысына ирештерүне кирәк таптык. Татар милләтендә алар күп булган. Без белгәннәре фәкать урта гасырлардан башлап кына билгеле. Милли җирлекне, атаклы шәхесләребезне оныттырмау максатыннан, әлеге сәхифәбез файдалы булыр дип өметләнәбез. Бүгенге героебыз – галим, педагог, язучы, мәгърифәтче Каюм Насыйри.
-
Әниләр көне белән!
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләнеп үтә. Быел ул 24 ноябрьгә туры килә.