27 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Ильяс Камал III «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында җиңү яулады
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал III «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында җиңү яулады дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.
-
Мөмкинлек: музейларга бушлай керә аласыз
Айның беренче сишәмбесе – 3 декабрь көнне – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин.
-
Казан йөзүчеләре Россия чемпионатында беренче урынны алды
Казан спортчылары Софья Дьякова һәм Амалия Гыйззәтуллина кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында беренче урынны яуладылар.
-
Татфак бәйрәмгә чакыра!
Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулу уңаеннан Уникс концерт залында театраль, музыкаль тамаша узачак. Бу хакта бүген Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.
-
Рафис Борһанов Россия мәгариф академиясенең әгъза-хәбәрчесе итеп сайланды
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык университеты ректоры Рафис Борһанов Россия мәгариф академиясенең әгъза-хәбәрчесе итеп сайланды.