15 сентябрь 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Түбән Кама театры Казанга дүрт спектакль алып килә
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры 26–28 сентябрьдә Казанга гастрольгә килә. Театр коллективы башкала тамашачысына дүрт спектакль тәкъдим итәчәк. Тамашалар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узачак.
-
Җәядән ату үзәге ачылды
14 сентябрьдә Казанда Җәядән ату буенча илебездәге иң зур яңа үзәк ачылды. Биредә көненә 400 гә кадәр кеше шөгыльләнә ала, 70 метрлы олимпия уеннары дистанциясендә спортчылар әзерләячәкләр.
-
Марат Әхмәтов КДАУ студентларына: «Авыл хуҗалыгы тармагы кадрларга югары таләпләр куя»
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университетының беренче курс студентлары белән очрашты. «Татарстан студентлары янына рәхим итегез» мәгълүмати-агарту очрашуында университет ректоры Илшат Нуриев, Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Студентлар лигасы вәкилләре катнашты.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Көчле кешеләр
Йөгерә дә белмим, җитезлегем дә юк, туптан да куркам, тик... спортчы буласым килә! Баланың мондый фәлсәфәсеннән көлергә ашыкмагыз. Әгәр холкы буенча тыныч һәм салмак икән, уктан ату кебек спорт белән кызыксындырып карагыз әле.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Башлангыч сыйныфларда ясалма интеллект куллану рөхсәт ителми
1–4 нче сыйныф укучыларына мәктәптә ясалма интеллект сервисларын мөстәкыйль кулланырга рөхсәт ителми. Бу Россия Мәгариф министрлыгының методик киңәшләрендә күрсәтелгән.
-
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» яшь язучылар бәйгесе старт алды
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» яшь язучылар бәйгесе эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.




