Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт театрында тагын бер әдәбият дәресе барлыкка килде

Тагын бер театральләштерелгән дәресне Әлмәт театры әдәбият укытучылары һәм өлкән сыйныф укучылары өчен тәкъдим итте. Бу юлы театрның иҗади командасы Михаил Зощенко мирасына мөрәҗәгать итә.

Исегезгә төшереп узабыз: көзен педагогларга ярдәмгә «Хатын-кызга багышлау» әдәбият дәресе тәкъдим ителгән иде. Анда Анна Ахматова һәм Марина Цветаеваның тормыш тарихы, шигырьләре  һәм шигырьләргә язылган җырлар яңгырады. Мондый проектлар  шәһәр мәктәпләренә бик кирәк, дип хәбәр итәләр Әлмәт  татар драма театрыннан.
Рус әдәбияты классигы Михаил Зощенко XX гасыр башында иҗат иткән, әмма аның әсәрләре әлегә кадәр актуальлеген югалтмый. Бәлки хәзер яңарыш кичерәләрдер. Башлангыч мәктәптә аның “Елка”, “Лелька и Миня” хикәяләрен өйрәнәләр. Зощенкога 8 – 9 нчы сыйныф укучылары да мөрәҗәгать итә. 1 – 2 битлек сатирик әсәрләрендә аңлаешлы ирония һәм оста итеп язылган диалоглары игътибарга лаек.

Әдәби дәрес режиссеры Наилә Нәҗипова мәктәп укучылары өчен спектакльләр әзерләү буенча  бай тәҗрибәгә ия. Аның «Зощенко. Сырхау тарихы» спектакле укучылар тарафыннан уңай бәяләнде. Әлмәт театрының «Кызыл»  залында импровизацияләнгән сәхнәдә минималь декорацияләр арасында язучының тормышы һәм иҗаты тасвирлана.
 
Бары тик өч артист сәхнәдә ике сугыш – Гражданнар, Беренче бөтендөнья сугышлары (бу вакытта классик тылда эшләгән) аша үткән язучының авыр язмышын гәүдәләндерә. 

Талантлы язучының эзәрлекләүләре, аның исеме тарихтан ничек сызылып ташланганлыгы турында укучылар кызыксынып тыңлыйлар һәм артистлар белән бергә ул вакыйгаларны башларыннан кичереп утыралар.

«Әдәби дәрес. Зощенко. Сырхау тарихы»  дәрес кебек үк  45 минут бара,  көндезге сәгатьләрдә тәкъдим ителә. Шуңа күрә әдәби дәрескә теләгән һәр мәктәп укучысын алып баруны оештырып була. 

Мөршидә Кыямова

Фотолар Әлмәт татар драма театрыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ