Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада –«Шәҗәрә» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе

Элек-электән шәҗәрәләр төзү матур бер гадәт булып саналган.

Соңгы елларда әлеге күркәм күренеш торгызыла башлады һәм халык арасында киң таралды. Ата-бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына халык шәҗәрә аркылы инанган. Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Шәҗәрә агачын төзү бик җиңел эш түгел. Чөнки моның өчен бөтен якын һәм ерак туганнарыңны белергә кирәк. Җиде буынын да белгән кеше элек-электән үк чын кеше дип саналган. Һәрбер кеше үзенең шәҗәрәсен саклаган. «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – дип язган үз вакытында тарихчы, галим Шиһабетдин Мәрҗани. «Җиде бабаңны белү фарыз», «Олыларны олылау, туган-тумачаңны, нәсел-нәсәбеңне белү фарыз», – дигәннәр бабаларыбыз да. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шуңа күрә дә нәсел тамырларын өйрәнү – бик изге һәм кирәкле эш. Үз нәселеңне белеп, аның белән горурланып яшәргә кирәк.Үзеңнең шәҗәрәңне барлау, төзү «Татар халкы үсеше стратегиясе программасы»ның бер пунктына да кертелгән.


Инде өченче ел рәттән Бөтендөнья татар конгрессы «Шәҗәрә – Моя родословная» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесен оештыра. Быел әлеге чара  әле бу уку елында гына ачылган районыбыздагы Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда уздырылды. 


Бинаның ике катында Арча районы балалар бакчалары һәм мәктәпләре тарафыннан булдырылган күргәзмәләр тәкъдим ителде.


«Шәҗәрәләр – нәсел агачы» күргәзмәсе күренекле шәхесләргә багышланган шәҗәрәләрдән тора иде. Районыбыз мәктәпләре  Гомәр Бәширов, Шәмсетдин Күлтәси, Тәлгать Шиһабиев, Марат Әхмәтов, Наил Габдрахманов, Шәфигулла Гарипов, Габденнасыйр Курсави, Мөслимә Латыйпова, Галиәсгар Камал, Хәй Хисмәтулла, Тәлгать Ибраһимов кебек мәшһүр райондашларыбызның нәсел агачларын тәкъдим итте.  


«Халкыбызның күңел бизәкләре» күргәзмәсендә  кул эшләнмәләре урын алган иде. Шулай ук «Без тарихта эзлебез», «Шәҗәрәләр – туган ягыбызның тарихи хәтере», «Картиналарда халкым тарихы» күргәзмәләрен дә кунаклар бик җылы кабул итте. 


Әлеге бәйгедә катнашу өчен, Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән барлыгы 250 гариза кабул ителде. Шуның 26 сы иң яхшылары дип сайланды һәм финалга узды. Финалистлар лицей сәхнәсендә үз проектларын яклады. Бәйге җиңүчеләре югары кыйммәтле бүләкләр белән  бүләкләнде. 


«Шәҗәрә – моя родословная» бәйгесе дәвамлы булсын. Катнашучылар узләренең бүгенге бәйгене оештыручыларга, үткәрүчеләргә, алып баручыларга, артистларга һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына олы рәхмәтләрен белдерделәр.   

Энҗе МОСТАФИНА, Арча районы мәгариф идарәсе методисты
 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ