Логотип Магариф уку
Цитата:

«Безнең җыр» – яңа әсәрләр иҗат итә

Бу атнада «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең кече залында II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең чираттагы тыңлап карау этабы булып узды.

Проектның икенче сезоны узган ел көз башында старт алды. Аның максаты – сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче яшьләргә уртак иҗади мохит булдыру, шагыйрь, композитор һәм җырчыларны үзара таныштыру, яңа әсәрләр иҗат итү һәм милли җыр фондын тулыландыру. Идеянең авторы – «Калеб» җыены җитәкчесе, хәзерге вакытта Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, проектның кураторы – Тинчурин театры директорының урынбасары Лилия Гәрәева. 

Исегезгә төшереп узабыз: беренче очрашуда шобага салу ярдәмендә шагыйрь, композитор һәм җырчыдан торган 16 команда барлыкка килде. Лаборатория шартлары буенча һәр өчлек яңа җыр иҗат итәргә тиеш. Җырларны гала-концертта тамашачыга тәкъдим иткәнче, аларны башта экспертлар бәяли, һәр командага үз киңәшләрен бирә. Бу сезонда экспертлар арасында – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Таминдарова; ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт; Башкорт дәүләт филармониясе солисты Зөлфия Авзалова. Беренче тыңлау этабында алар дүрт җырны финалга әзер дип тапкан иде, шуңа да бу әсәрләр кичә яңгырамады. Тагын берничә җыр әле язылу стадиясендә булу сәбәпле, икенче тыңлау этабында, шулай итеп, 9 яңа җыр яңгырады. Алар арасында бәйрәмчә рухта, гаилә, мәхәббәт турында, патриотик һәм балалар җырлары бар иде. Һәр командага экспертлар үз киңәшләрен, теләкләрен җиткерде, ә, димәк, өчлекләр үзләренең иҗат җимешләрен камилләштерү эшен әле дәвам итәчәк, дип хәбәр итә проектны оештыручылар. 

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең нәтиҗәсе – гала-концерт – 28 май көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә булачак. 

Фото чараны оештыручыларның архивыннан алынды 

Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ