Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Кабан арты мәчетенең манарасын төзекләндерәчәкләр

Казанда Кабан арты мәчетен реставрацияләү проекты расланды. Федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты документлары тарихи-мәдәни экспертиза узды. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында шуның нәтиҗәләре белән таныштырдылар

Мәчет Казанның тарихи өлешендә, Түбән Кабан күленең көнчыгыш яр буенда (Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары чаты) урнашкан. Ул уникаль объект – совет заманында халыктан җыелган акчага төзелгән беренче һәм бердәнбер мәчет.

Дини корылманы торгызу әһәмиятле датага – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулуга багышланган. Әлеге карар мөселманнар съездында кабул ителгән, ә урынын борынгы Колмәмәт мәчете турындагы риваятькә нигезләнеп сайлаганнар.

Проект нигезендә, белгечләр кирпеч стенаның алгы өслеген, фасадларны реставрацияләргә, уемнарны киңәйтергә, көнбатыш фасадтагы соңрак төзелгән янкорманы сүтәргә, мәчетләргә карата куелган таләпләрне исәпкә алып яңадан планлаштырырга, икенче эвакуацион чыгу урыны ясарга, тышкы эвакуация баскычын, тышкы яктагы болдырны һәм манарага керә торган урындагы пандусны сүтәргә, эчке якта тимер-бетон баскыч ясарга, төп керү урынындагы болдырны яңадан торгызырга, бүлмәләрдә бизәкләү эшләрен башкарырга, тарихи тиңдәше буенча фасадларның тышкы ишекләрен яңартырга һәм башка эшләр башкарырга ниятли.

Чыганак: "Татар-информ"

Фото:"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ