Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада мемориал ачылды

Бу атна Әфганстаннан совет гаскәрләренең чыгарылуына 35 ел тулуга бәйле чараларның күпләп уздырылуы белән үзенчәлекле булачак.

 Бу уңайдан Кукмара районында узган шимбә-якшәмбедә үк инде берничә чара оештырылды. Әйтик, Кукмараның «Барс Арена» спорт комплексында совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 35 ел тулу һәм сугышчыларны искә алу уңаеннан яшүсмерләр һәм балалар арасында самбо буенча VI республикакүләм ачык турнир булып үтте. 

Әлеге бәйгедә Казан шәһәре, Киров өлкәсе, республиканың төрле районнарыннан килгән 150 ләп спортчы катнашты. Ярыш төрле үлчәү категорияләре буенча өч келәмдә алып барылды.

Район үзәгендә шулай ук икенче зур вакыйга – совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 35 еллыгына багышланган митинг узды. Җиңү паркында сугышчыларга мемориал ачылды. Район башлыгы Сергей Димитриев һәлак булган якташларның туганнарына «Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 35 ел» медаленә таныклыклар тапшырды. Сугыш хәрәкәтләре ветераны Иван Егоров, митингта чыгыш ясап, мемориал Кукмара районыннан булган сугышчы интернационалистларның батырлыклары турында хәтерне саклау булып тора дип билгеләп үтте. 

Мемориалның япмасын төшергәннән соң, чарада катнашучылар анда веноклар һәм чәчәкләр салдылар, каһарман сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Таһир САБИРҖАНОВ 

Фото: "Хезмәт даны"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ