Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан шәкертләре арасында олимпиада уза

Татарстан шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты, тарихы буенча VI Олимпиада үткәрелә.

Казанда Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча VI Республикакүләм олимпиада оештырылачак.

Бәйге Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәмендә Татарстан мөфтияте белән берлектә уздырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиада татар телен, әдәбиятын һәм татар халкы тарихын өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, яшь буында телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын камилләштерүне күздә тота. Әлеге бәйгедә Татарстанның урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы 25 яшькә кадәрге шәкертләр катнаша ала.

Җиңүчеләр, призлы урын алучылар олимпиада нәтиҗәләре нигезендә, һәр өч юнәлештә аерым билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ