Логотип Магариф уку
Цитата:

Yummy Music «Татарча Тираж» видеожурналын тәкъдим итә

Yummy Music лейблы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Татарча Тираж» видеопроектының беренче чыгарылышын тәкъдим итә. «Тираж» — ул китапханә фондының иң кызыклы китаплары турындагы видеожурн...

Yummy Music лейблы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Татарча Тираж» видеопроектының беренче ">чыгарылышын тәкъдим итә. «Тираж» — ул китапханә фондының иң кызыклы китаплары турындагы видеожурнал. Бүгенге көннән «Тираж» атна саен татар телендә дә чыга башлый. Аның турында «Yummy Music» матбугат хезмәте белдерә.
Беренче чыгарылышның кунагы — хореограф Нурбәк Батулла — Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» китабын тәкъдим итә. XIX гасыр татарларын нәрсә борчыган, алар тормышында нинди кыенлыклар булуын белергә теләсәгез, һичшиксез, бу әсәр белән танышырга тиешсез. Ә инде театр сәнгатен сөючеләр 2022 елның яңа сезонында Г.Камал театрында «Болганчык еллар» әсәре буенча сәхнәләштерелгән яңа спектакльне дә күрә алачак.
«Татарча Тираж» проекты Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән гамәлгә куела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ