Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала урам тәрбиясендә үсмәсен дисәң...

«Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин.

«Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман, югалып  бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин», – дип яза хезмәтләренең берсендә татар галиме, дин белгече Ризаэддин Фәхреддин. Әлбәттә, күркәм гаиләдә үскән бала начар тәрбиягә юлыкмас. Ләкин баланың даирәсе гаилә әгъзалары белән генә чикләнми, урам тәрбиясе, ишегалды мохите дигән әйбер бар. Бүгенге көндә күп әти-әниләрне борчыган тәҗел тема турында Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләшәбез
– Рөстәм хәзрәт, балага тәрбия ничә яшеннән һәм ничек бирелергә тиеш?
– Бала иң беренче көннән үк, әле хәтта бу дөньяга килгәнче, әти-әнисе сөйләшкәнен, үзара аралашканын, аларның үз-үзләрен ничек тотуларын, мөгамәләләрен тоя, ишетә, күрә һәм үз эченә җыя. Ягъни ул ата-анасы шикелле, аларның күчермәсе булып үсә. Элек тауларда яшәүче зур хәзрәт янына бер яшь әти килә дә, шатланып: «Хәзрәт, улым туды! Аңа кайчан тәрбия бирә башлыйм?» –
 дип сорый. Шунда бу хәзрәт: «Улым, син инде тугыз айга соңга калдың», – ди. Бала анасының карынында чакта ук тәрбия ала башлый. Без аңа бернәрсә өйрәтмәсәк тә, ул тугач безгә карап, күп нәрсәне өйрәнәчәк.
– Сер түгел, күпчелек әти-әниләр урам «тәрбиясе»ннән курка. Шулай да баланы өйдә бикләп тотып булмавын да аңлый. Ислам дине күзлегеннән баланы бу юнәлештә ничек тәрбияләргә?
– Аллаһы Тәгалә безгә баланы әманәт итеп бирә. Без баланы урамга чыгарып җибәрдек тә, ә үзебез «ул анда үз иркендә йөрсен, мин эштән кич кенә кайтам, күрмим дә, белмим дә, үзе уйный, үзе йөри, үзе компьютерда утыра» дип уйласак, нык ялгышырбыз. Чөнки бала өчен Аллаһы Тәгалә җаваплылыкны безгә –
 ата-аналарга йөкләгән. Монда, иң мөһиме, бала белән ешрак сөйләшергә, ихлас аралашырга кирәк. Кич белән вакыт табып баладан: «Бүген ничек, кем белән уйнадың, нишләдегез, ничек, нәрсә?» – дип кызыксыну мәслихәт. Әгәр ярамаган эшкә орынганын чамаласагыз, итагатьле итеп: «Балам, бу гөнаһ, Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне күрә. Мин күрмәсәм дә, Аллаһ күрә», – дип, Аллаһның шушы сыйфатын бала күңеленә сала алсак, әти-әни, әби-бабай, мәктәп директоры күрмәсә дә, Аллаһ күрә, дип аңлата алсак, бала нинди компаниядә булса да, аның күңелендә: «Кара әле, моны Аллаһ күрә бит, бу гөнаһ, бу ярамый торган гамәл», – дип, үз-үзен кисәтеп торачак. Әмма моның өчен бала белән ешрак сөйләшергә, аның уй-кичерешләрен тыңларга кирәк. Ул тартырга, башка хәерсез гамәлләргә өйрәнгәч, күпме үгетләсәк, нәсыйхәт бирсәк тә, кычкырсак, кыйнасак та файдасы булмас. Шуңа күрә без, алдан ук, баланы үзен генә урамга чыгарганчы, аның белән сөйләшеп, шушы әйберләрне аңлатып узарга тиешбез.
– Ишегалдында әдәпсез, начар гадәтле балалар янында мөселман баласына үзен ничек тотарга? Начар тәэсирдән ничек сакланырга?
– Халкыбызда шундый әйтем бар: «Дустыңның кемлегенә карап, синең кемлегеңне танырлар», яки «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың». Бала, тәмәке тарта, сүгенә торган күрше малайлары янына чыгып утырып: «Мин тартмыйм, сүгенмим», – дип акланса, бусы – бер мәсьәлә. Ләкин ул, шул тәртипсез малайлар мохитендә булып, әкрен генә алар кебек була башлаячак. Шуңа күрә без, ата-ана буларак, балага шушы мөселман баласы кебек, мөселман егет-кызларын, яхшы тәрбиядә булган балаларны табып, Аллаһ ярдәме белән аңа шушы тәрбия мохитен тудырырга тырышсак иде.
– Балалар ялганларга яки дөрес-
лекне яшерергә мөмкин. Урамда бертөрле, ә өйдә – киресенчә. Мондый гамәл кылмасын өчен, күңеленә, башына сеңәрлек нинди үгет-нәсыйхәт бирергә?

– Бала шикелле уйлагыз. Сез дә бала булдыгыз бит. Барыбызның да бала чагы истә. Мәсәлән, мин үзем – Бөгелмә шәһәре егете, шушы шәһәрдә үскән бала. Кечкенәдән мәчеткә йөрдем, дин тәрбиясе алдым. Ләкин урамга чыккач, мине дә шул ук урамдагы егетләр, сыйныфташлар көтеп тора иде. Хәтта, шайтан вәсвәсәсе белән, гөнаһлы әйберләргә дә тартылырга мөмкинлек бар иде, ләкин шунда ук олылар, Аллаһның рәхмәте белән: «Ярамый, ул гөнаһ, син бит Аллаһ кушканнарны үтисең, мәчеткә йөрисең», – дип, ярамаган эштән туктатып килделәр. Шуңа күрә без үзебезне искә алып, бала белән бер дулкында булырга, аны аңларга тырышып, салмак кына вәгазьләп торсак, ул без әйткән сүзләрнең мәгъ-
нәсен күңеленә салмый калмас.
– Дуслык мәсьәләсенә кагылып үтсәк иде. Динебез дуслыкка ничек карый?
– Динебез дуслыкны бик хуплый, бик саваплы әйбер саный. «Ахирәт дустым» дигән сүзтезмә юктан гына барлыкка килмәгән. Балаларга да дус-кардәшләр бик кирәк. Әмма без, ата-аналар, балаларга дуслар сайлау мәсьәләсендә дә булышлык итәргә бурычлы. Ягъни кемнең дус, кемнең дус түгел икәнлеген чамалап, балага сиздерми генә, әйләнә-тирәсендә сәламәт мохит, күркәм дуслар булдырырга тырышсак иде.
– Кайбер кешеләр урам тәрбия-
сеннән зарлана. Баласы начар юлга кереп китсә, «аны урам балалары бозды» ди. Болай дип әйтергә ярыймы?

– Бүгенге заманда без гаепләргә өйрәндек: мәктәпне, урамны... Без генә алтын. Юк, Аллаһ алдында бала өчен җавап бирүче мәктәп тә, урам да түгел, ә әти-әни. Аллаһ әти-әнигә баланы биргән икән, аның өчен бары алар җавап бирә. «Мин бит эшлим, вакытым юк» дип бу җаваплылык-
тан качып йөрергә кирәкми. Бала кечкенәдән Аллаһны белмәсә, үсә төшкәч, намаз, уразаны аңламаса, аның гөнаһы безгә булачак, Аллам сакласын. Шуңа урам тәрбиясе,
ишегалды мохитеннән курыкканчы, үзебезнең кулдан килгәнне эшләргә тырышсак иде.

Әдилә БОРҺАНОВА

фото freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ