Логотип Магариф уку
Цитата:

Балада мотивацияне ничек үстерергә?

Мотивация телебезгә соңгы чорда килеп керде һәм иң еш кулланучы төшенчәләрнең берсенә әйләнде. Ул үзе латиннан кергән һәм «хәрәкәтләнүгә омтылыш уяту» дигән мәгънәдә кулланыла.

Тәрбия барышында без, ата-аналар, балаларыбызда омтылыш уяту өчен нинди генә ысул, алымнарга мөрәҗәгать итмибез. Ахыр чиктә кайсы үтемле, отышлы шунысы сайлана. Баланы нидер эшләргә өндәү өчен мәҗбүр итү юлын сайламыйча, мотивацияләү аркылы моңа ирешү зур көч сорый. Ләкин баланың киләчәк үсеше өчен бу иң дөрес юл булып санала. Ничек дөрес мотивацияләү турында тулырак белү өчен югары категорияле психолог Гатауллина Солтания Васил кызына мөрәҗәгать иттек.

Мотивация ул – бик көчле, мөһим һәм кирәкле эчке этәргеч. Аның ярдәмендә кеше комфорт, ягъни рәхәтлек зонасыннан чыга һәм максатына ирешү өчен төрле кыенлыкларны җиңә башлый. Мотивация берничә нигезләмәгә таяна: ихтыяҗ, максат, инану, идеал. «Мин тырышам – минем килеп чыга – уңышлы нәтиҗә алам – мин тырышам...» – шушы тотрыклы чылбыр өзелмәгән очракта мотивация яхшы эшли, ләкин чылбырның кайсы да булса өлеше өзелү мотивацияне туктата. Мисал өчен:

Дисграфияле, ягъни язуга сәләте булмаган бала матур, дөрес язарга тырышса да, үзенең баш мие бу процесс өчен җитлеккәнче һәм билгеле бер коррекцион (белгеч тарафыннан төзәтү ) эш башкарылганчы, ул бу максатына ирешә алмаячак. Монда кагыйдәләр өйрәнү, дөрес язу күнекмәләрен булдырырга тырышу – мәгънәсезлек. Димәк, чылбыр башында ук өзелде.

Тырышкан очракта табак-савытны чистарак юасын бала белә, ләкин ялтырап торган, чиста табак-савытны күрү аны канатландыручы, аның өчен кызыклы нәтиҗә түгел, ул аңа бернинди рәхәтлек бирми. Чылбыр уртада өзелде.

Бала импульслары белән идарә итми, яки ул үз-үзенә бөтенләй ышанмый. Тырышса, булдырачагын ул белә, аңа эшенең нәтиҗәсен күрү ошый, ләкин аның хисләре тырышлык артыннан уңышлы нәтиҗә киләсен «истә калдырырга» комачаулый. Шулай итеп, мотивация циклы тагын формалашмыйча кала.


Шушы чылбыр өзелмәсен өчен ниләр эшләргә соң?
Балага мотивацияне арттыру һәм үз-үзеңә ышанырга ярдәм итү өчен берничә киңәш.


Аның эшен хуплагыз һәм ул сайлаганга хөрмәт белән карагыз. Баланың теләсә нинди уңышын күрә белү мөһим. Аңа ярдәм мотивация формалаштыруда ышанычлы терәк булып хезмәт итәчәк. Бала килеп туган проблема белән ялгыз калмавын тоячак. Үз балаңның фикерен ишетү һәм тыңлау, хыялларын аңлау, аны хөрмәт итү мөһим. Ул кайвакыт хаклы булмаска да мөмкин, ләкин бу – аның карары. Балачактан ук, кешенең гамәлләре һәм уңышлары игътибарга һәм бүләккә лаек, дигән аң формалашырга тиеш. Күңелле нәтиҗәгә ирешү мораль, хәтта матди канәгатьлек китерә.

Теләсә кайсы эштә уңай мизгелләрне билгеләп үтегез. Бала көтелгән нәтиҗәгә ирешмәсә, әрләргә түгел, уңай якларны күрергә кирәк – алар, һәрхәлдә, булачак. Нәтиҗә генә түгел, процесс та мөһим дигән фикерне җиткерергә тырышыгыз.

Хаталардан курыкмаска өйрәтегез. Ялгышуын аңларга ирек бирегез, бу – норма. Килеп чыкмаганга борчылгач, баланы тынычландырырга әзер булыгыз. Шулай итеп, сез уңай психологик атмосфера тудырасыз, уңышсызлыкларны җиңәргә ярдәм итәрсез, шулай ук җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләрне саклагыз, бу киләчәктә баланы кабат максатына ирешүгә этәрәчәк.

Хуплагыз, максатка ирешү юлында кәефен күтәрерлек кечкенә кызыксындыру чарасын кертегез. Ләкин таякны бөкмәскә тырышыгыз: мотивлаштыру манипуляциягә әверелергә тиеш түгел.

Балага үрнәк булыгыз. Уңай мисал һәм уртак эшчәнлек баланы кирәкле юлга юнәлтергә ярдәм итә.
Нинди мактау аеруча нәтиҗәле?
Уңай мотивация тискәре мотивациядән һәрвакыт көчлерәк. Бала теләсә кайсы вакытта үз эчендә нәтиҗә уздыра: «Мин эшләдем, һәм минем барып чыкты, димәк, мине өлкәннәр мактаячак». Ата-ана мәхәббәтен, аның уңышларына соклануны тою аны бәхетле итә. Әти-
әнисе артык тырышкан очракта гына бала алга китмәячәк. Мөстәкыйльлекнең һәм мотивациянең төп дошманы – гиперопека, уңышсызлыклардан сакларга теләп, һәрвакыт бала өчен эшләгән очракта, ул үз карарын кабул итәргә теләмәячәк.
Мактау һәм тәнкыйть арасында алтын урталыкны ничек табарга? Ата-аналар тәнкыйтьне хуплау белән еш бутыйлар: мәсәлән, башкаларның кимчелекләрен күрсәтеп, баланы яшьтәшләре белән чагыштырып торалар. Мондый «ярдәм» тибын әле яхшы яктан тәнкыйть дип тә атыйлар. Монда бернинди яхшылык та юк. Андый тәрбия алган кеше, мөгаен, үз-үзенә түбән бәядән интегә торган булып үсәр. Өлкән яшьтә дә ул үзеннән мәңге канәгать булмаган, үз көченә ышанмаган, карарлар кабул итүдә шикләнә торган шәхес булыр.
Ата-анага берничә киңәш:

Тавышыгызны күтәрмәгез, тыныч сөйләшергә тырышыгыз. Бала сезнең ни әйтергә теләгәнегезне яхшырак аңлар.

Нотык укымагыз. Алардан соң бала үз гомерендә нәрсәдер үзгәртергә теләмәячәк. Сөйләшү вакытында дустыгыз һәм ярдәмчел әңгәмәдәш булыгыз, аңа чишелешнең төрле вариантларын тәкъдим итегез, үз тормышыгыздан мисаллар китерегез, иске гадәтләреңне сакласак, нәрсә булырга мөмкин, дип фантазияләгез.

Игътибарыгызны беренче чиратта яхшыга юнәлтегез. Ни генә булмасын, уңай аспектлар табарга кирәк.

Гомумиләштермәгез. Конкрет гамәлне карагыз, «син һәрвакыт шулай», «ну менә тагын», «тагын нәрсә көтәргә мөмкин иде» фразасын кулланмыйча гына вазгыятьне анализлагыз.

Балага ышаныгыз һәм үз ярдәмегезне тәкъдим итегез. Аңа әти-әниләренә ышаныр-
га, аларда таяныч күрергә һәм яклау тоярга ярдәм итәргә кирәк. Ни генә булмасын, бала һәрвакыт олыларга киңәш сорап мөрәҗәгать итә алачагын белергә тиеш.


  1.  

Гөлшат ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,
Яр Чаллы, 3 бала әнисе. 

«Балада мотивация булдыру өчен алдан берничә төр сорау куярга кирәк дип уйлыйм: «Нәрсәгә? Ничек? Нәтиҗә нинди булачак?» Шушы сорауларны куеп, бала белән сөйләшәбез. Тормышта балага кайсыбер эшләр мөһим һәм мәҗбүри гамәл санала, кайберләре баланың теләге генә бит. Иң алдан шуларны ачыклыйбыз. Бары шуннан соң гына максат куябыз. Бу инде үзе үк мотивация кебек эшли дип уйлыйм. Кызым музыкаль түгәрәккә йөри. Ләкин башта ул аның өчен ят күренеш иде, бигрәк тә җырлау. Сыйныфташ кызларым шунда йөри дип кайтып сөйли иде, һәм мин аны үзен дә җырлап кына күрсәтерсең дип укытучы янына алып кердем. Кызымның сәләте барлыгы ачыкланды, укытучы да түгәрәккә йөрергә чакырып калды. Ләкин кызым болардан соң да шикләнеп, куркып йөрде әле. Дус кызларына кызыгудан да туктамады. Беркөнне утырып сөйләшергә булдым. «Музыка ул рәхәт, матур, рухи яктан баета һәм физик әзерлек сорамый. Булган тавышыңны ачу – гомер буена җитәрлек кирәкле күнекмә. Бәлки киләчәктә тормышың да музыка белән бәйле булыр»,– дип сөйләдем. Телевидение, радиоларны мисалга китердем, конкурслар, концертлар, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый алачагы турында әйттем һ.б. Хәзер кызым инде икенче елын җыр түгәрәгенә бик яратып йөри. Уңышлары да бар. Төрле конкурсларда, концертларда катнашалар. Диплом, грамота, кубоклар алып кайтканда шатлыгы эченә сыймый».

Айнур ИСКӘНДӘРОВ,
Казан, ике кыз әтисе.

«Быел ел дәвамында олы кызым мәктәпкә әзерлек курсларына йөрде. Башта мәктәп тормышы, зурларча рюкзак күтәреп йөрү, мәктәп укучысы булу ошады аңа. Соңыннан язу дәфтәрләрендә өй эшләре, өйгә берәр куплет шигырь ятларга кушып кайтара башладылар. Мәктәптәге укытучы балаларның теләген бетермәс өчен аларга өй эшен эшләүне мәҗбүри итеп куймый дип аңладым мин, ләкин ул бирелә. «Әйдә, җыеп бармыйк, әз-әзләп ясыйк. Калдырмыйк, бүген боларын калдырсак, иртәгә инде 4 юл язасың булачак», – дип аңлатырга тырыштым. Күпне эшләгәндә, авыр була, арыйсың, туясың, тәме китә. Ә болай яхшы һәм тиз тәмамлана. Кызым белән без бу әзерлекне яхшы узып чыктык дип саныйм, баланың мәктәпкә карата уңай карашын ничек тә шулай мотивация аша: эшне башкарасың ул килеп чыга, син канәгать каласың кагыйдәсен тотып, саклап калдык дип уйлыйм».

Нурисә СӘГЪДИЕВА

Фотолар автор архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ