Логотип Магариф уку
Цитата:

Чәчәк утыртыр чак җитте!

Февраль ахыры-март башында сездә нинди гөлләр шыта? Ә бездә...

Петуния.

Февраль ахыры-март башында чәчәләр. Бик вак булганлыктан, орлыкларын туфрак өстенә генә сибәләр. Туфракка күмәргә ярамый, юкса тишелмәячәк! Орлыклары әйбәт, сыйфатлы булса, чәчкәннән соң гадәттә 10–14 көн узгач тишелә. Үсентеләр берникадәр ныгыгач, аерым чүлмәкләргә күчереп утыртыла. Гомумән, үскәндә 2–3 тапкыр күчереп утыртылган очракта (башта – кечерәк, аннан – зуррак чүлмәкләргә) гына петуния, учарланып, бик әйбәт үсә.

Лобелия.

Монысын да февраль ахыры – март башларында ук туфрак өстенә генә чәчәләр. Орлыкларны туфракка батырып күммичә күмеп, бөркегеч аша күп итеп су сибәләр. Ике атна чамасы узгач, лобелия тишелеп чыга. Үсентеләр бераз ныгуга, сирәкләп, әйбәт җилләтелә торган якты урынга урнаштырыла.

Бака гөле (бегония).

Бик озак тишелә, озак үсә, шуңа күрә февраль аенда ук утыртыла. Орлыкларны туфрак өстенә сибәләр, туфракка җиңелчә генә батырып, бөркегеч ярдәмендә күп итеп су сибәләр. Орлык һава температурасы +20 градус булганда әйбәт тишелә. Ай ярымнан соң үсентеләр аерым чүлмәккә күчереп утыртыла, июнь башында бакчага чыгарыла.

Сальвия.

Орлыкларын февраль азагы – март башында, җиңелчә генә туфрак белән каплап чәчәләр. 4 – 5 чын яфрак чыгаргач, сирәклиләр, ә май ахыры – июнь башында ачык туфракка кояшлырак урынга күчереп утырталар, дип яза "Кызыл таң".
 

Фото Эммы Госсетт на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ