Логотип Магариф уку
Цитата:

Үсентеләр утыртырга вакыт

Февральдә помидор һәм татлы борыч утыртучылар өчен берничә киңәш.

Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр февраль башында помидор, баклажан, татлы борыч кебек яшелчә орлыкларының беркадәр өлешен утыртты инде. Шулай ук чәчәк орлыкларын да иртәрәк утыртучылар бар. Бүген шул үсентеләрне күчереп утырту өчен дә, помидор, татлы борыч, баклажан орлыкларын күпләп утырту өчен дә уңышлы вакыт башлана. Бу хакта "Кызыл таң" яза.
Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен, үсентеләрне аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утырту киңәш ителә. Аерым үскән үсенте җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10–12 көнгә иртәрәк өлгерә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.
28–29 февральләр дә орлык утырту, үсентеләрне күчерү өчен уңайлы көннәр булачак.

 

Фото Франческо Галларотти на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ