1 июньдә Татарстан Милли музеена балалар өчен керү бушлай булачак
1 июньдә Татарстан Милли музеенда Балаларны яклау көненә багышланган “Учларда - кояш” исемле бәйрәм була. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Программада:- «Сабантуй»...
1 июньдә Татарстан Милли музеенда Балаларны яклау көненә багышланган “Учларда - кояш” исемле бәйрәм була. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программада:
- «Сабантуй» халык бәйрәме. Балалар кызыклы уеннар һәм ярышларда катнашачак;
- музей дәресе: балалар музей персонажы Диез белән борынгы уен кораллары, тавыш үзенчәлекләрен өйрәнәчәк, үзләре дә музыка коралы эшләп карый алачак;
- балалар өчен төрле чорлардагы йортлар төзү турында дәрес оештырыла, алар үзләре дә кәгазьдән өй ясап карый ала;
- “Безнең шәһәр тарихы” исемле мастер-класста авторлык открыткалары ясау мөмкинлеге булачак.
Башлана 10.00 сәгатьтә.
Комментарийлар