Логотип Магариф уку
Цитата:

2027 елда Татарстанда һәркем шәҗәрә төзи ала торган интернет-портал барлыкка киләчәк

Проект инде 93 авылны үз эченә алган, хәзер тагын дүрт авылда эш бара.

2027 елда яңа интернет-портал эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Анда һәр татарстанлы ясалма интеллект ярдәмендә үзенең шәҗәрәсен төзи алачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

«Безнең «Ядкәр» проекты бар. Без IT-компанияләрнең берсе белән платформа төзедек, анда метрик китаплар һәм ревизия нәтиҗәләре, шулай ук халык санын алу мәгълүматлары кертелә. Ясалма интеллект анда шәҗәрә ясарга булыша. Әлегә без моны авылларда эшлибез. Вакыт узу белән без дәүләт хезмәтләре порталы аша бу системага бөтенләй бушлай керү мөмкинлеген ачачакбыз. Без моны 2027 елда эшләргә уйлыйбыз», — дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Проект инде 93 авылны үз эченә алган, хәзер тагын дүрт авылда эш бара, дип аңлатты ул. Шул ук вакытта 150 йортлы торак пункт өчен нәсел шәҗәрәләрен төзүгә дүрт атнага якын вакыт китә.

Источник: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ