260 сәләтле бала Биләр форумына җыелды
Биләр җирендә Сәләтнең икенче форумы ARTS BILER FORUM башланып китте. Форумның төп максаты итеп сәләтле балаларның, яшьләрнең, остазларның музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ач...
Биләр җирендә Сәләтнең икенче форумы ARTS BILER FORUM башланып китте. Форумның төп максаты итеп сәләтле балаларның, яшьләрнең, остазларның музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау, ачу, гамәлгә ашыру платформасын булдыру санала.
Форумда өч юнәлеш каралган: музыка, бию һәм театр. Бию юнәлешенең җитәкчесе «Индиго» заманча бию студиясе җитәкчесе Венера Галимова. Музыка юнәлеше җитәкчесе – «Үзгәреш җиле» фестивале лауреаты, ГИТИСны тәмамлаган Зәринә Вилданова. Театр юнәлешенеке – Кәрим Тинчурин театры артисткасы Гүзәл Галиуллина.
Комментарийлар