Логотип Магариф уку
Цитата:

Айдар Җәббаров спектакленең премьерасы була

«Казанга Тукай кайткан» спектакле тәүге тапкыр тамашачыларга тәкъдим ителәчәк

2 һәм 3 майда Камал театрының Кече сәхнәсендә режиссер Айдар Җәббаровның «Казанга Тукай кайткан» спектакле премьерасы була. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Спектакльгә пьесаны шагыйрә Резедә Гобәева (Зәйниева) язган. Ул, беренче чиратта, әлбәттә, шагыйрь һәм легендар шәхес турында. Тукай белән бәйле әсәрләрне санап бетерерлек түгел: әдәбият, театр, сынлы сәнгать, музыка, фәнни хезмәтләр... Алар бер гасыр элек тә, кичә дә, бүген дә язылган, киләчәктә дә язылачак...

Тиздән театр сәхнәсендә бөек татар шагыйре тормышы тарихы ачылачак, аның исеме татар милләтенең символына, брендына әверелде. Генийның фаҗигале кыска гомер, аның буыннар тарихында, аңында яшәгән образы белән кисешеп, сәхнәдә яңа театр хәрәкәте буларак гәүдәләнәчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ