Логотип Магариф уку
Цитата:

Академик «Туган телебез сагында»

Академик, филология фәннәре докторы Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның туган телебез, аның бүгенге торышы һәм киләчәк язмышы хакында язылган саллы язмалары белән “Мәгариф”, “Мәгариф. Татар теле” журналлары, шулай ук республикабызның башка матбугат басмаларында әледән-әле танышып торабыз.

Инде сигезенче дистәсен түгәрәкләргә дә санаулы еллар калган мөхтәрәм телче галимебезнең шулкадәр актив хәрәкәттә булуына, һәрнәрсәгә тәнкыйтьчел, объектив бәя бирә алуына шаккатасың. Әле шунысы да бар: язган язмалары газета-журнал битләрендә “бикләнеп” кенә калмый. Ул аларны туплап, елга кимендә ике-өч китап итеп бастырып чыгарып, үз укучылары хозурына җиткерү әмәлен дә белә. Югыйсә хәзергедәй кыйбатчылык заманында китап бастырып чыгару – җиде кат тиреңне каезлардай чыгымлы эш.

Әле менә якынлашып килүче 21 февраль – Халыкара туган тел көне алдыннан мөхтәрәм Рүзәл агабыз үз укучысын рус һәм татар телләрендәге “Туган телебез сагында ” дигән чираттагы саллы китабы белән сөендерде.

Саллы димен, чөнки бу китап 440 биттән тора! Андагы “Туган тел һәм мәгариф”, “Тәрбия мәсьәләләре”, “Милли мәдәният”, “Әхлак мәсьәләләре”, “Социаль-сәяси мәсьәләләр” дигән бүлекләрдә урын алган һәр язманы колачлылыгына, күтәрелгән проблемаларның тирәнтен анализлануына гаҗәпләнеп, сокланып укыйсың. Язмаларының исеменә үк күз ташлауга һәркайсы сине үз дөньясына бөтереп алып кереп китә. Авторның кыю фикер йөртүенә, теленең җорлыгына сокланып туя алмаслык. Бигрәк тә “Афәрин, туган телебез!”, “Ата-аналарга әйтер сүзем бар”, “Сабырлык югала бара, өмет саклана”, “Мәдәнияттәге сәер яңалыклар”, “Ничек бәхетле булырга?”, “Федерализм һәм милли мәсьәлә” язмалары – шундыйлардан.
Тик шундый саллы китапның нибары 200 данәдә басылып чыгуы гына кызганыч. Югыйсә ул – һәр мәктәптә, һәр китапханәдә булырга тиешле китап.

Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ