Логотип Магариф уку
Цитата:

«Акчарлак»ка – федераль бюджеттан 36 миллион сум

Балалар ялын оештыруда файдаланыла торган объектларны төзү буенча аерым төбәкләргә субсидияләр бирү буенча игълан ителгән федераль җиңүчеләре арасында Татарстан да бар. Шул сәбәпле республикабызга Тәт...

Балалар ялын оештыруда файдаланыла торган объектларны төзү буенча аерым төбәкләргә субсидияләр бирү буенча игълан ителгән федераль җиңүчеләре арасында Татарстан да бар. Шул сәбәпле республикабызга Тәтеш районындагы «Акчарлак» лагеренда ике яңа корпус төзү өчен 36 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Әлеге конкурска 27 заявка бирелгән булган. Шулардан уналтысы җиңүчеләр дип табылган. Алар арасында безнең Татарстан да бар. Шунысын да искәртик: лагерьларга капиталь ремонт ясау һәм төзекләндерү буенча «Җәй – балаларга» дигән республика программасы кысаларында «Акчарлак» лагерена инде моңа кадәр үк 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән булган.
«Акчарлак» исемен йөрткән балаларны савыктыру лагере табигатьнең гаҗәеп тә матур бер почмагында – Идел елгасы яр буендагы Озын Алан тыюлыгы территориясендә урнашкан.
Әлеге лагерь ел әйләнәсе эшли һәм бер сменага туксанга якын баланы үзенә кабул итә ала. Күптән түгел йөз урынга исәпләнгән яңа ашханә бинасы да файдалануга тапшырылган.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ