Логотип Магариф уку
Цитата:

Әмирхан Еникиның 115 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Казандагы М. Горький һәм Ф. Шаляпин музеенда 1 мартта татар прозаигы һәм публицисты, Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники тууына 115 ел тулуга багышланган «Әмирхан Еникинең әйтелмәгән васыяте» күргәзмәсе эшли башлый.

Күргәзмәдә Горький, Шаляпин музее һәм Татарстан Милли музее фондларыннан экспонатлар куелган. Алар арасында хатлар, көндәлекләр, кулъязмалар, язучыларның автографлары белән китаплар бар. Аларны Горький һәм Шаляпин музеена 2009 елда, язучының 100 еллыгында, әдипнең кызы Резеда Әмирхановна тапшырган, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат үзәге.

Милли музей фондларыннан язучы үзе тапшырган әйберләр булачак: фронт блокноты, язучыларның фотосурәтләре, авторлык, редакторлык төзәтмәләре белән әсәрләрнең кулъязмасы, портреты. 

«Әмирхан Еникинең шәхси коллекциясендәге әйберләр зур тарихи һәм рухи кыйммәткә ия, язучының кызыксынуларын һәм шәхси сыйфатларын чагылдыра, ул яшәгән һәм иҗат иткән чор турында күзаллау бирә», – ди күргәзмә кураторы, өлкән фәнни хезмәткәр Алсу Хәйруллина.

«Әгәр сез татар әдәби телен белергә, өйрәнергә телисез икән, Әмирхан Еникине укыгыз, – дип саный Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин. – Аның әсәрләрендә татар теле камиллеккә җиткерелгән».

Белешмә:
Еникеев Әмирхан Нигъмәтҗан улы 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль буенча 2 март) Уфа губернасының Түбән Каргалы авылында туган. Еникеевләр гаиләсе, борынгы татар морзалары нәселенә караган булса да, крестьян булган. 1925 елда Әмирхан Еники Казанга укырга килә, соңыннан Казанның һәм Бакуның төрле учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә эшли. 

Әмирхан Еникинең беренче хикәяләре 1926 елда басыла. Өч елдан соң, 1929 елда аның беренче повесте «Дус кеше» (Друг) аерым басылып чыга. Башка күп кенә татар язучылары кебек үк, 1941 елның июлендә ул фронтка китә, сугышны кичә. Демобилизациядән соң Татар радиокомитетында, аннары «Колхоз бригадасы» журналы редакциясендә эшли. 
1950 елдан Әмирхан Еники үз тормышын әдәби-иҗади эшчәнлеккә багышлый. Язучыга киң танылуны «Вөҗдан газабы», «Соңгы китап», «Рәшә», «Саз чәчәге» повестьлары китерә.

6+

Мөршидә Кыямова

Фото ТР Милли музееның архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ