Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада мәгариф ветеранын зурладылар

Тумышы белән Буа районы Адав-Толымбай авылыннан ул. 7 бала үсә алар.

Арча төбәге күренекле әдипләре, җырчылары белән генә түгел, данлыклы мөгаллимнәре белән дә хаклы горурлана.


Арчада яшәүче ветеран педагог Ягъфәр ага Шәмиев – шулардан иң хөрмәткә лаеклысы. Аны зурлап 85 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Ил агасы чын мәгънәсендә җитмеш җиде төрле һөнәр иясе ул: спортчы, тренер, шахматчы, һәвәскәр бакчачы, балыкчы, гармунчы, укытучы-остаз. Ягъфәр Зиятдин улы Шәмиев –“Педагогик династия” республикакүләм конкурсы лауреаты. Бу гаиләнең гомуми педагогик  стажы  775 елдан артык.  Шәмиевләр нәселендә физкультура, физика, рус, татар һәм немец телләре, география, информатика, технология һәм математика укытучылары бар. Ягъфәр ага әле бүген дә яшьләрне көнләштерердәй актив тормыш рәвеше алып бара. Арча стадионында Ягъфәр ага Шәмиевне әле дә еш очратып торасың. Күбрәк я йөрергә төшә ул, я йөгерә, я чаңгыда шуа...  85 кенә бит әле. Юбилее алдыннан “Минем елларым – минем байлыгым” дигән китабы белән якташларын сөендерергә өлгерде. 


Тумышы белән Буа районы Адав-Толымбай авылыннан ул. 7 бала үсә алар. Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң юллама белән Арча районына эшкә кайта. Шулай итеп ул гомерлеккә Арча районында кала. Башта Арчаның 2 нче урта мәктәбендә, аннан 1 нче мәктәптә һәм 1967 елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы Арча педагогия училищесында физик тәрбия укытучысы булып эшли.  


Ягъфәр аганың сөйләр сүзе күп. Ул – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре. Исеме Татарстан Республикасының спорт алдынгылары китабына, Буа һәм Арча энциклопедияләренә кертелгән. Кыскасы, соклангыч тормыш юлы үтелгән.

 

Күрсәтерлек җиңүләре, медаль, значоклары күп. Ул очрашуларда яшьләрне даими спорт белән шөгыльләнергә чакыра, физик хәрәкәт кешенең тәнен, күңелен сәламәтләндерә дип, мисаллар белән кызыктырып сөйли, мәктәпләрдә осталык дәресләре алып бара. Ветеранны шахмат ярышларында да күрәсең.  
Тыныч картлыкта озын-озак яшәргә  язсын әле Сезгә, Ягъфәр ага!


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ