Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада «Сандугач»ка тиңнәр юк

Бәйгедә районның 16 балалар бакчасы катнашты.

Арча районында кышкы каникул көннәрендә үз районнарындагы балалар бакчалары арсында “Иң матур Яңа ел фотозонасы” бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйгене балалар бакчалары коллективлары зарыгып көтеп алдылар кебек. Шулай булмаса, берсен-берсе уздырып, кардан Яңа ел символы булган – Аҗдаһа, Кыш бабай, Кар кызы, төрле җәнлек сыннары ясауда ярышмаслар иде.  


Бәйгедә районның 16 балалар бакчасы катнашты. Арча шәһәрендәге балалар бакчаларыннан тыш, Наласа, Сикертән, Яңа Кишет, Носы, Курса-Почмак, Кәче, Шушмабаш, Яңа Кырлай, Казанбаш авылларындагылар да кар сыннары ясауда чын осталар булуын дәлиилли алдылар. Балалар бакчаларында ясалган Яңа ел фотозоналары фотоларына ике атна барган  тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны Арчаның 6 нчы “Сандугач” балалар бакчасы коллективы җыеп, беренчелекне яулады. Шәһәрнең татарның мәшһүр сынчысы Баки Урманче исемен йөрткән урамда урнашкан балалар бакчасында эшләсенннәр дә, “Сандугач”лылар кардан сыннар ясауда башкаларга маһы биреп торсыннар димени?! Әлеге балалар бакчасында Яңа ел алдыннан үзем дә булып киткән идем. Балалар бакчасы капкасыннан керүгә ишегалларыдагы кардан ясалган төрле җәнлек, әкият геройлары чолганышында калып, беркадәр шүрләбрәк тә куйган идем. Мондый бәйгеләрдә гел беренчелекне алырга күнеккән шул инде “Сандугач” тәрбиячеләре һәм бу бакчага йөрүче сабыйлар. Әйтик, әле күптән түгел генә бу бакча коллективы “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә республика күләмендә 1 нче урынны яулап, кыйммәтле бүләккә лаек булган иде.


Татарстанда яшәүче милләтләрнең туган телләрен саклау, үстерүгә юнәлтелгән проектта да катнашып, 500 мең сумлык грантка да ия булганнар иде инде алар. Узган ел исә “Иң яхшы икетелле балалар бакчасы” дигән республика бәйгесендә катнашып, “Сөембикә”леләр кабат 500 мең сум күләмендәге грант иясе булдылар. Әлеге акчаны балалар театры өчен кирәк булган декорация, костюмнар, милли киемнщр сатып алуга тоттылар.


Кар сыннары ясау бәйгесенә килгәндә, икенче һәм өченче урыннарга Арчаның “Чишмәкәй” һәм “Каенкай” исемнәрен йөрткән 10 нчы һәм 8 нче балалар бакчалары лаек дип табылды.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ