Әтнәнең шагыйрәле мәктәбе
Мәктәбебездә “Калебеңдә булсын китап сүзе – Китабыңнан бәяләнә милләт йөзе!” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды.Әлеге шигъри юлларның авторы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗ...
Мәктәбебездә “Калебеңдә булсын китап сүзе – Китабыңнан бәяләнә милләт йөзе!” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды.
Әлеге шигъри юлларның авторы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе, шагыйрә Гөлүсә Батталова. Әтнә районы Түбән Шашы авылында 1982 елның 19 декабрендә дөньяга килеп, 2000 елда Күңгәр урта мәктәбен, 2005 елда Татар дәүләт гуманитар институтының чит телләр факультетын тәмамлый. Бүген туган ягында – Күәм авылында гомер итә. Шигырьләре “Казан утлары”, “Идел”, “Мәйдан”, “Мәдәни җомга” республика газета-журналларында басыла.Тәүге китабы – “Бер йотым бәхет”.
Шагыйрә белән очрашуга мәктәбебезнең VII – IX сыйныф укучылары бик теләп әзерләнделәр: шигырьләрен ятладылар. Кичә барышында Гөлүсә апалары Батталова укучыларга кечкенәдән якташ әдипләребез Хәкимҗан Халиков, Сибгат Хәким, Лена Шагыйрьҗан, Фирая Зыятдиновалар иҗатын яратып һәм горурланып укуы, бүген иҗатка рухландыручы остазы Марсель Галиев булуы турында сөйләде, шигырьләрен укыды.
Гөлүсә Батталова бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры урынбасары булып эшли. Шигырьләр генә түгел, проза һәм драматургия өлкәсендә дә үзен сыный авылдаш шагыйрәбез. Изге гамәлләре белән тарих битләренә кереп калган Әтнәнең Гатаулла Даутов кебек шәхесләре язмышын, әтнәләрнең үткәне, туган төбәгебез халкының киләчәген чагылдырган “Җомга базары” исемле сәхнә әсәре иҗат итте. “Җомга базары” музыкаль манзарасы Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы тарафыннан сәхнәгә куелып, тамашачы һәм театр белгечләренең югары бәясен алды.
Очрашу барышында Гөлүсә Батталова Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры эшчәнлеген таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Гөлүсә Батталованың иҗаты белән якынрак танышу өчен шушы"> видеоны карый аласыз.
Татарстан китап нәшриятының таткнига сайтында Гөлүсә Батталованың шигырьләреннән төзелгән аудиокитаплар бар. Аны онлайн-режимда тыңларга да, үзеңә йөкләп алырга да мөмкин. Бушка! Беренче аудиокитапта шигырьләрне Лилия Әхмәтова укый, ә икенчесендә – автор үзе. Керегез, тыңлагыз!

Комментарийлар