Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы җиңүчесе: «Мәктәбемне үзгәртәсем килә»

«Мәгариф» журналы редакциясе һәм «Авыл укытучысы – 2023» бәйгесе җиңүчеләре белән берлектә уздырылган түгәрәк өстәл вакытында Тукай районы Комсомол авылы гомуми урта мәктәбе Айсылу Галиуллина конкурстан соң мәктәп директоры итеп билгеләнүе турында хәбәр итте...

«Мәгариф» журналы редакциясе һәм «Авыл укытучысы – 2023»  бәйгесе җиңүчеләре белән берлектә уздырылган түгәрәк өстәл вакытында  Тукай районы Комсомол авылы гомуми урта мәктәбе Айсылу Галиуллина конкурстан соң мәктәп директоры итеп билгеләнүе турында хәбәр итте. Ул бәйгенең «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә җиңү яулаган иде. Сигез ел башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән укытучы бу гаять җитди тәкъдимне ничек кабул иткән? Җаваплы вазифага алынганда, үзалдына нинди максатлар куйган һәм мәктәпнең киләчәген ничек күрә?


Мәктәп директоры кәнәфиенә күптән түгел генә утырган яшь ханымга: «Башлангыч сыйныфлар  укытучысыннан җаваплырак эшкә – мәктәп директоры итеп билгеләнүгә әзер идегезме?» – дип, беренче соравымны юлладым.  “Чынлыкта, бу минем өчен көтелмәгән тәкъдим булса да, конкурста катнашуның үзем өчен трамплинга әйләнүен аңладым. Барысын җентекләп уйламыйча ризалыгымны бирә торган кеше түгел мин»,  – дип җавап бирде. Айсылу Сабитовна мәгариф җитәкчелегенә нинди җавап кайтарган?


Язмабызның тулы вариантын «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар санында укырга мөмкин.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ