Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәй уртасында ... Яңа ел башы

Ышанмыйсызмы?! Чын дөресе – бүген мөселманнарның ай календаре яңа ел башы, ягъни 1445 елга аяк атладык. Белгәнегезчә, мөселманнар елны Ай йөреше белән хисаплый. Мөселман календареның так айлары – 30,...

Ышанмыйсызмы?! Чын дөресе – бүген мөселманнарның ай календаре яңа ел башы, ягъни 1445 елга аяк атладык. Белгәнегезчә, мөселманнар елны Ай йөреше белән хисаплый. Мөселман календареның так айлары – 30, җөп айлары 29 көннән гыйбарәт. Ай елын 12 ай тәшкил итә. Ул гадәттә 354 көннән тора. Һәр өченче ел – кәбисә ел, ул 355 көннән килә.
Ай календаре буенча мөселманнарның яңа елы мөхәррәм аеннан башланып китә. Димәк, бүген ай календаре буенча яңа – 1445 Һиҗри елындагы изге мөхәррәм аеның беренче көне. «Мөхәррәм» сүзе гарәпчә «изге», «васыятьле» дигән мәгънәне аңлата икән. Бу ай – ислам динендәге дүрт изге айның берсе. Ислам динендә мөхәррәм ае шәфкатьлелек белән шөгыльләнү, игелек кылу ае булып санала.
Шунысын да искәртик: мөселман бәйрәмнәре Григориан календареның төрле көннәренә туры килә. Без моны Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен төрле елда төрле көннәрдә билгеләп үтүебездән дә чамалыйбыз.
Хәзерге вакытта ай календаре барлык мөселман илләрендә кулланыла.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да Һиҗри исәп буенча яңа ел башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ