Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала туганда бирелә торган пособиене 30 меңгә кадәр арттырырга тәкъдим ителде

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене 30 мең сумга кадәр арттыру турында закон проектын керттеләр...

Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясеннән депутатлар парламентның түбән палатасына бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене 30 мең сумга кадәр арттыру турында закон проектын керттеләр. Бу хакта РИА Новости яза.

 

Бер тапкыр бирелә торган пособие ата-ананың берсенә бала туганда бер тапкыр түләнә. Әгәр ике һәм аннан да күбрәк бала туган икән, аларның һәрберсенә түләү каралган. Бу сумма беренче, икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларга да бирелгән.

 

«Закон проекты белән «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законның 12 маддәсенә үзгәреш кертергә тәкъдим ителә. Аның нигезендә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 30 000 сумга кадәр арта», – дип язылган закон проектына аңлатма язуында.

 

Хәзерге вакытта бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме, индексацияләрне исәпкә алып, 20 472 сум 77 тиен тәшкил итә.

 

«Закон проекты 2024 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк», – диелә документларда.

 

Закон проектын кабул итү гаиләләрнең иминлеген яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк һәм демографияне арттырырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтелә аңлатмада.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ