"Зирәк бала-8" һәм "Зирәк остаз-1" онлайн бәйгеләрендә махсус приз яулаучылар билгеле булды
Балалар өчен "Зирәк бала-8" һәм укытучылар өчен "Зирәк остаз-1" онлайн бәйгеләре тәмамланды. Без бүген төп җиңүчеләрне - “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе тарафыннан сайланган мах...
Балалар өчен "Зирәк бала-8" һәм укытучылар өчен "Зирәк остаз-1" онлайн бәйгеләре тәмамланды. Без бүген төп җиңүчеләрне - “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе тарафыннан сайланган махсус приз ияләрен игълан итәбез.
Шулай итеп, “Зирәк бала-8” бәйгесендә җиңүче дип табылган, Әлмәт шәһәрендәге 17 нче урта мәктәпнең VII сыйныф укучысы Кәшипов Нияз (җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәшипова Наилә Җәдит кызы) портфолио альбомы белән бүләкләнә. Кәшипов Нияз “Моя семья” - “Минем гаиләм” темасына конкурс эше” номинациясендә “Минем кечкенә һәм серле дәүләтем” эше белән катнашты.
“Зирәк остаз-1” бәйгесендә иң яхшы эш авторы дип Асылгәрәева Гөлнара Варис кызы табылды. Аңа 4 Гб лы флеш-карта бүләк ителә. Г.Асылгәрәева “Моя семья” - “Минем гаиләм” темасына конкурс эше” номинациясендә “Туган ягым тарихында гаиләм тарихы” дигән хезмәте белән җиңү яулады. Гөлнара Варис кызы Бөгелмә шәһәрендәге аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 3 нче урта мәктәптә белем бирә.
"Зирәк бала"да катнашу: http://magarif-uku.ru/konkurs/zirek-bala/
"Зирәк остаз"да катнашу: http://magarif-uku.ru/konkurs/zirek-ostaz/
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Зирәк бала» һәм «Зирәк остаз» бәйгеләренә килә торган эшләргә ике көн эчендә электрон документ җибәреләчәк
Март аенда бәйгеләрнең шартларына конкурста катнашучылар файдасына үзгәрешләр кертелде.Һәр катнашучыга “Зирәк бала”да яки “Зирәк остаз”да катнашканлыгы турында электрон документ аның эше килеп җиткәнн...
Март аенда бәйгеләрнең шартларына конкурста катнашучылар файдасына үзгәрешләр кертелде.
Һәр катнашучыга “Зирәк бала”да яки “Зирәк остаз”да катнашканлыгы турында электрон документ аның эше килеп җиткәннән соң ике көн эчендә үк җибәреләчәк. Әлеге бәйгеләрдә катнашуны раслый торган документлар булып мартта – грамоталар, апрельдән башлап исә сертификатлар торачак. “Зирәк бала” конкурсына эш әзерләүчеләрнең җиткәчеләренә сертификатлар юллана. Агымдагы конкурслар төгәлләнгәннән соң, ягъни ай ахырында бәйгеләргә йомгак ясала һәм җиңүчеләргә, лауреатларга дипломнар да аерым юллана.
Бәйгеләрдә катнашучыларга уңышлар телибез!
"Зирәк бала" бәйгесе турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар