Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкалабыз Рамазан аена әзерләнә

29 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узучы XII Республика ифтарында быел 12 меңгә кадәр кешенең катнашуы көтелә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә билгеләп үтүләренчә,  агымдагы елдан ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эгидасы астында үткәреләчәк. Быелгы Республика ифтары чит илләрдән мәртәбәле кунакларны каршылаячак.
Елдагыча зур чарада катнашучылар, ифтар башланыр алдыннан, концерт программасы караячак. Ә быелгы ифтарның бай программалы мәдәни өлешендә шулай ук хәләл яшәү рәвешенә зур урын биреләчәк. Коръән укучылар, нәшид башкаручылар үзләренең чыгышлары белән дини чарада катнашучыларның  күңелләре  иман нуры өстәр, бәйрәмебезгә, һичшиксез, яктылык өстәр.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ