Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ тапшыру өчен 1 февральгә кадәр гариза бирергә кирәк

Казанның чыгарылыш укучылары 1 февральгә кадәр БДИ тапшыру өчен гариза тапшырырга тиеш. Гаризада имтиханга сайланган предметлар исемлеген күрсәтергә кирәк.

Рус теле һәм математика буенча имтиханнар 2024 елгы чыгарылыш укучылары өчен мәҗбүри, чөнки аларны уңышлы үтү урта гомуми белем турында аттестат алу өчен кирәк. 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән БДИның бары тик бер генә дәрәҗәсен – база яки профильле дәрәҗәсен сайлый ала. Узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан профиль дәрәҗәсендәге имтихан гына бирә ала. Калган фәннәрне укучылар сайлап тапшыра, алар югары уку йортына керергә ниятләүчеләргә кирәк. Бу хакта Казан мэры сайты хәбәр итә. 


Шәхесне раслаучы документ нигезендә гаризаны чыгарылыш сыйныф укучылары яки аларның ата-аналары (законлы вәкилләр) яза ала. Шулай ук ул вәкаләтле затлардан шәхесне раслаучы документ һәм ышанычнамә нигезендә кабул ителә.


Узган елгы чыгарылыш укучылары белем турында документларның оригиналын яки аларның расланган күчермәләрен күрсәтергә тиеш. Белем турында чит ил документының төп нөсхәсе яки күчермәсе чит телдән расланган тәрҗемә белән күрсәтелә. Техникум һәм колледж, шулай ук чит ил мәгариф оешмалары укучыларына урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне яки аларны быел тәмамлауны раслаучы белешмә күрсәтергә кирәк.


Унберенче сыйныф укучылары уку урыны буенча гариза бирә, ә экстерннар – үзләре сайлаган аккредитацияләнгән мәктәпкә. Узган елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына региональ мәгариф идарәсе тарафыннан расланган БДИ тапшыруга теркәлү бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә алалар.

 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ