Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөгелмәнең “Егет солтан”нары

Бөгелмәбездә Халыкара туган тел көненә багышланган зур бәйге узды. Өч этаптан торган “Егет солтаны” дигән бәйге иде ул.

Финалга алты егет чыкты: Ямалетдинов Фәнил (Акбаш егете, 9 нчы сыйныф), Гәрәев Дамир (1 нче мәктәп), Әхмәтов Рафаэль (Бөгелмәдәге кадет мәктәбе), Билалов Артур (Бөгелмәдәге 14 нче татар гимназиясе, 11 нче сыйныф), Шәйгарданов Айнур (9 нчы мәктәп), Мансуров Алан (5 нче мәктәп, 10 нчы сыйныф). Мәдәни мирас булды бу. Бу чараны караган һәр кеше шундый нәтиҗәгә килгәндер: бәхетле гаиләнең нигезе бердәмлек, татулык, иминлектәдер, һәм шулай ук кешелекле мөнәсәбәтләргә нигезләнгән. Саф күңелле, гөнаһлардан саклана белгән, тырыш, сабыр татар гаиләләрен күрсәтә белде егетләребез. Бәхетле, туганнары белән уртак тел табучы, мәктәпләрендә гадел тәртип урнаштыра алган егет солтаннары сәхнәдә төрле күренешләрне күрсәтә алды. Аларның гаиләләренең тормышы безгә үрнәк ул.

”Туган ягым – Акбашым,
Чарада улың – Фәнил!
Егет солтаны булам, 
Яратам сине, Туган ил!” – дип башлады таныштыруны авылдан берүзе шәһәр мәктәпләре арасыннан (укучым) Фәнил Ямалетдинов.

Егетләрнең барысы да бертавыштан: “Мәктәптәге кызыклы чараларда катнашам, һәр иртә йөгерәм, төрле ярышларда катнашам, волейбол, футбол, бокс, хәрби эштә дә өлгерәм: автоматны сүтеп җыям, кораллардан төгәл атам”, – диделәр.Чөнки алар, инде өч турны үтеп , финалга килделәр.

Номинацияләр күптөрле булды. Укучым – Фәнил Ямалетдиновка “Иҗади егет” җиңүчесе дип диплом тапшырдылар. Афәрин! Аларның алтысы да – “Егет солтаны” бәйгесендә җиңүчеләр! 


Материал, фото: Сиринә ХӘМИДУЛЛИНА, Бөгелмә районы Зелёная Роща төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ