Логотип Магариф уку
Цитата:

БРИКС уеннарына татар көрәше кертелгән

Казанда узачак БРИКС илләре уеннарына татар көрәше дә кертелгән.

12-24 июнь көннәрендә Казанда БРИКС илләре уеннары узачак. Дөньякүләм ярышларга татар көрәше дә кертелгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде.

«Безнең татар көрәшен дөньяга таныту мөмкинлегебез булды – без аны БРИКС уеннарына кертә алдык. Бу безнең көрәшне таныту, җәелдерү. Бик файдалы, кирәкле, урынлы һәм бик җавапы эш, дип саныйм», – диде ул.

БРИКС уеннарында катнашу өчен сайлап алу ярышлары була. Уеннарда Россия җыелма командасына үтүче көрәшчеләр катнаша. «Мин Татарстанда яшим, Татарстан көрәшчесе, дип кенә узып булмый», – дип аңлатты Хәлил Шәйхетдинов.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ