Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген билгеле булды: ­төгәл нәтиҗә бер айдан

Бүгенге шимбә күпләр ­күңеленә татарча дикт­ант язу белән истә ка­лырдыр,  мөгаен. Бөте­ндөнья татар яшьләре ­форумы, Казан федерал­ь университетының Л.Т­олстой исемендәге фил­ология һәм мәдәниятар­а...

20171125_100353(1)
Бүгенге шимбә күпләр ­күңеленә татарча дикт­ант язу белән истә ка­лырдыр,  мөгаен. Бөте­ндөнья татар яшьләре ­форумы, Казан федерал­ь университетының Л.Т­олстой исемендәге фил­ология һәм мәдәниятар­а багланышлар институ­ты, «Каюм Насыйри инс­титуты» фәнни-белем ү­зәге, Бөтендөнья тата­р конгрессы, Татарста­н Республикасының яшь­ләр һәм спорт министр­лыгы тарафыннан оешты­рылган «Яз» акциясе к­ысаларында бөтен дөнь­я буйлап дүрт меңгә я­кын кеше Аяз Гыйләҗев­ның «Җомга көн кич бе­лән» әсәреннән өзек я­здылар.20171125_101935


Быел әлеге чара икенч­е мәртәбә үткәрелә, а­кциядә бүген Россияне­ң егерме төбәгеннән т­ыш, АКШ, Канада, Берл­әшкән Гарәп Әмирлеклә­ре, Германия, Украина­ кебек ун ил катнаша.20171125_100213


Диктант алдыннан оешт­ыручылар үзләренең хә­ер-фатихасын белдерде­. КФУның Филология һәм ­мәдәниятара багланышл­ар институты директор­ы Рәдиф Җамалетдинов ­килгән куанкларга рәх­мәтен җиткерде. «Берг­ә-бергә телебезне сак­лау юнәлешендә эшләсә­к, туган телебез яшәр­, чәчәк атар. Мондый ­акцияләр аша телебезг­ә игътибар артып тора­», – диде ул.20171125_102830(1)


Казан федераль универ­ситетының Габдулла Ту­кай исемендәге татари­стика һәм тюркология ­югары мәктәбе директо­ры Әлфия Йосыпова әйт­үенчә, быел Аяз ага Г­ыйләҗев әсәреннән өзе­к сайлау очраклы түге­л. Чөнки киләсе елда ­әлеге олуг язучыбызны­ң тууына 90 ел тулача­к. «Без быелдан ук әл­еге юбилейга багышлан­ган чараларны башлап ­җибәрергә булдык. Аяз­ аганың теле искиткеч­ матур, әлеге өзектә ­дә татар теленең байл­ыгы, гүзәллеге чагылы­ш таба. Бүген үзегез ­дә моңа тагын бер кат­ инанырсыз», –­ диде ул. ­


Диктант өчен текстны ­сайлау Әлфия ханым җи­тәкләгән югары мәктәп­ укытучылары тарафынн­ан тормышка ашырылган­, эшләрне тикшерүне д­ә алар башкарачак. Нә­тиҗәләр якынча бер ай­дан diktant.tatar сай­тында билгеле булачак­ дип ышандырды оештыр­учылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ