Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүгеннән «Россия көче» марафоны старт алды

Узган елның июнь башыннан алып 12 август – Бөтенроссия физкультурачылар көненә кадәрге арада «Бердәм Россия» партиясе, Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы белән берлектә, беренче тапкыр буларак, «Россия көче» дигән җәйге спорт марафоны оештырган иде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатын күздә тоткан әлеге марафонда илебез буенча 110 мең кеше катнашты, шуларның биш меңе Татарстаннан иде.

Һәм менә, ниһаять, инде кышның соңгы ае узып барганда, кышкы спорт төрләре буенча да “Россия көче” марафоны уздырырга ниятләгәннәр. Аңа бүгеннән старт бирелеп, 17 мартка кадәр күренекле спортчылар катнашында мастер-класслар, турнирлар, спорт ярышлары үткәрү күздә тотыла. Спорт программасы гаять тә колачлы. Аларда һәркем катнаша ала. Шунысы игътибарга лаек: ярышларга керү, аларда катнашу бушлай. Бары тик алдан теркәлүең генә кирәк.

Инде республикабызда “Россия көче” марафонын үткәрү өчен 20 мәйданчык оештырылган. Киләчәктә аларның саны шактыйга ишәячәк әле.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат үзәгендә Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Зөфәр улы Садриев, педагогика фәннәре докторы, Россиянең атказанган тренеры Ольга Ивановна Павлова, “Россия” Бөтенроссия кышкы спорт марафоны координаторы Марсель Айрат улы Шәрәпов катнашында узган матбугат конференциясендә Татарстанда әлеге марафонны уздыру тәртибе, үзенчәлекләре, графигы хакында сүз барды.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ