Логотип Магариф уку
Цитата:

“Чаян”нан карикатуралар күргәзмәсе – юбилей күчтәнәче

Республикабызның иң өлкән басмаларыннан берсе булган «Чаян» сатира һәм юмор журналы узган ел үзенең 100 еллыгын билгеләп үткән иде.

Сокланырлык яшь, әлбәттә! Әлеге юбилейлары уңаеннан чаянлылар мәркәзебездәге “Мега” сәүдә үзәгендә, “Манеж” күргәзмә залында, Татарстан дәүләт архивында, Алабугадагы этномәдәният музеенда журнал битләрендә карикатуралары белән актив катнашкан рәссамнарның күргәзмәләрен оештырды. Хәтта Сочида узган медиафорумда да “Чаян”, карикатуралар күргәзмәсен оештырып, күпләрне көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итте. Юкка гына әлеге журнал тышлыгында ук: «Көлү – сихәт, көлеп яшәү мәслихәт!» дип язылмагандыр шул. Бүгенгедәй цифрлашкан заманында да редакция коллективы чаяндай чага, иң мөһиме, юмор һәм сатираны аңлый белгән кешеләр өчен юмористик журнал чыгарып килә. Югыйсә хәтта Мәскәү булып Мәскәүдә нәшер ителүче “Крокодил” журналы да соңгы вакытта өч тапкыр ябылып, чыгудан беркадәр  туктап торган булган. Ә татарның “Чаян”ы яши бирә, юмор, сатира, халыкчанлык, тормыштагы ахмаклыклардан көлү кебек иң шәп традицияләрен сакларга тырыша.

“Чаян” әле юбилее уңаеннан бүгенге көннең актуаль темаларын колачлаган сәяси карикатураларга конкурс та үткәрергә өлгерде. Анда, Татарстаннан тыш, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче утыз рәссамнан йөздән артык карикатура рәсеме кабул ителгән. Шушы көннәрдә мәртәбәле жюри аңа йомгак ясаган. Беренче урынга Псковтан В.Тарасенко лаек булган. Икенче урынны Казаннан С.Андрианов белән Самарадан С.Кокарев бүлешкән. Өченче урын Мәскәү рәссамы И.Колгарев белән казанлы А.Мамаев карикатураларына бирелгән. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнгән.

Бүген исә “Татар-информ” мәгълүмат үзәгәндә үткән матбугат конференциясе әлеге сәяси конкурс йомгаклары белән таныштыруга багышланды. Анда “Чаян” журналының баш мөхәррире РафаэльХәлиуллов, журналның баш рәссамы Александр Алёшин, шулай ук әлеге конкурста өченче урынны алган Алексей Мамаевлар спикерлар буларак катнашты. Алар әлеге конкурсны оештыру максаты, аның нәтиҗәләре хакында сөйләделәр, журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Якын көннәрдә “Татмедиа”ның күргәзмәләр залында әлеге конкурска килгән иң яхшы карикатур рәсемнәрне туплаган махсус күргәзмә дә оештырылачак әле.

Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ